Татар мәгарифе порталы
Республикадагы эшсезләр саны алдагы атна белән чагыштырганда тагын 36 кешегә арткан. Татарстанда эшсезләр саны 16 меңгә якынлашып килә. Хәзер, 22 декабрьгә, Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 15 886 кеше бар.
Шул рәвешле эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,77 % тәшкил итә.
Татарстанда эш урыннары да җитәрлек. Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан 26 352 вакансия тәкъдим ителгән. Узган атнада оешмалар 3434 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында 806 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 427е хезмәт вазифаларын үз теләкләре белән калдырып киткән, 70 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Мондый чорда Белем.ру порталы эшсезләргә белемнәрен күтәрергә тәкъдим итә. Белемнәрне күтәрү өчен, махсус белем күтәрү учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә дә, онлайн курсларга да язылырга мөмкин. Онлайн курсларны табу өчен үзегезне кызыксындырган курсларны эзләү системасына кереп эзләү юлында җыегыз. Мәсәлән, эзләү системасында курсы дизайна дип җыя һәм дизайн курсларын эзләп таба аласыз.
Курсларның түләүлеләре дә, бушлай үткәрелә торганнары да бар, моннан тыш вебинарлар да билгеле бер дәрәҗәдә белемнәрне ныгыту өчен бик уңайлы.
Игътибар! Түләүле курсларга язылыр һәм акча түләр алдыннан әлеге оешмалар турында алдан күбрәк мәгълүмат туплагыз, әлеге тәкъдимнең алдау булмавына инаныгыз!