Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Салават күпере» журналының 25 яшьлек юбилее уңаеннан балачак бәйрәме узды. Бәйрәмгә республикабызның төрле төбәкләреннән ел дәвамында үзләренең төрле сәләтләрен күрсәткән, редакция тарафыннан оештырылган бәйгеләрдә катнашкан һәм җиңү яулаган 200дән артык бала чакырылган иде.
Журналны чыгару идеясе 1989 елның октябрь аенда туа, ә 1990 елда исә басманың беренче саны дөнья күрә.
- Ул вакытта журнал чыгару бик авыр, моның өчен Мәскәүдән рөхсәт алу кирәк иде, - дип искә алды, беренче тапкыр журнал чыгарган көннәрне хәтердә яңартып, журналның «әтисе» Зиннур Хөснияр.
Журнал беренче саннарыннан ук кыйммәтле кәгазьдә, матур итеп эшләнеп, төсле булып чыга башлый. Ул вакытта ук 20 мең тираж җыйган журнал бүген дә үз укучыларын югалтмый. Татар телендә балалар өчен чыга торган бу басманы 12 яшькә кадәрге укучылар үз итә. Шүркә, Шүрәле, Елмай, Матуркай кебек персонажлар малай-кызларны тәүфыйклы, тәрбияле, кызыксынучан булырга өйрәтә.
Журнал хезмәткәрләре үзләре дә мәктәпләргә, балаларның өйләренә барып, укучылары белән аралаша, элемтәне югалтмаска тырыша. Әледән-әле «Салават күпере» нәни укучылары өчен кызыклы бәйгеләр дә оештырып тора.
Журналны 25 еллык юбилее белән тәбрикләргә мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова иң беренчеләрдән булып котлау сүзләре җиткерде.
- «Салават күпере»нә 25 ел дисәк, татар теле кануннары буенча дөрес була инде. Әмма миңа ул җан иясе кебек – шуңа да 25 яшь тулды дисәк тә, дөрес булыр дип уйлыйм. «Салават күпере» ул үзе бер дөнья, балачак дөньясы, матур, ачык дөнья. «Салават күпере»ндә балалар түгел, зур, олы яшьтәге кешеләр эшли. Әмма аларның барысы да бала күңелле кешеләр, йөрәкләре дә бала күңелле. Алар менә дигән итеп эшлиләр. «Салават күпере» балаларга белем дә бирә, аларны тәрбияли дә һәм үсәргә дә ярдәм итә. Иң мөһиме исә, журнал балаларны яратып укырга өйрәтә. Кулга китап тотып, китапны яратып, аңлап укырга – моңа сабый чактан ук өйрәнергә кирәк. Моның өчен «Салават күпере»нә зур рәхмәт, - дип Римма Ратниковажурнал коллективын, бәйрәмгә чакырылган нәни кунакларны һәм аларның әти-әниләрен бәйрәм белән тәбрикләде.
Шулай ук Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлауларын да җиткерде.
«Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгының идарә җитәкчесе Ләззәт Хәйдәров үзенең дә «Салават күпере» журналын укып үсүен әйтте.
- Бүген инде олы булган башка абый-апайлар да, сезнең әти-әниләрегез дә шушы журналны укып үскәндер дип уйлыйм. Сезнең балаларыгыз да шушы журналны укып, беренче белемнәрен туплар. «Салават күпере»нең исеме төрле төсле хәрефләр белән язылган. Сезнең тормышыгыз да шундый төрле төсле булсын һәм анда кара төсләр булмасын, - дип балаларга журнал белән бергә тәрбияле булып үсәргә теләде Ләззәт Хәйдәров.
Яңа ел алдыннан оештырылган бәйрәмне, әлбәттә, Кыш Бабай һәм Кар кызы алып барды. Юбилей кысаларында «25 туган көн», «Багалмам», «Китап сере» бәйгеләренең җиңүчеләрен котладылар. Бәйрәм эчтәлекле, хатирәләргә, җыр-биюләргә бай булды.