Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Яңа ел каникулында Казанда мәктәп яны лагерьлары эшләмәячәк. Кышкы каникул 28 декабрьдән 10 гыйнварга кадәрге көннәрне колачлый.
Бүген бу хакта Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин игълан итте. Аның сүзләренчә, ТР Хөкүмәте карары белән мәктәп яны лагерьлары эше вакытын билгеләү хокукы муниципалитетлар карамагына бирелә.
Яңа ел бәйрәмнәрендә әти-әниләрнең күпчелеге өйдә була, һәм бу вакытта андый лагерьларга ихтыяҗ елдан-ел кими, - бу шуның белән бәйле, дип фикерен нигезләде идарә башлыгы. Аның каравы, мәктәп яны лагерьлары эше язгы каникулга күчерелә. Сменаларның гомуми озынлыгы үзгәрешсез – 28 көн: 7 көне – язын, 21е – җәен.
Шәһәр башлыгы Илсур Метшин Мәгариф идарәсенең бу карары белән килешеп, бик урынлы, дип тапты. Чыннан да, ата-аналарга балалары белән бергә булуы, аралашуы өчен уңайлы булачак, Хөкүмәт карары мондый мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте. Бу хакта ММЧ аша мәгълүмат тарату, гаиләләргә шушы көннәргә ялларын планлаштыру өчен кирәк бу, диде. Иң мөһиме – куркынычсызлык, шуңа күрә җәмәгать тәртибе, иминлек Яңа ел чыршы бәйрәмнәрендә генә түгел, һәр урында сакланырга, контрольда булырга тиеш, бу шәһәр ЮХИДИ хезмәтенә дә кагыла, дип игътибарны юнәлтте мэр.
Бер карасаң, әти-әни көне буе эштә, бала укуда була, кич кайткач та әни кеше аш бүлмәсенә йөгерә, әти – телевизор каршына, яшьрәкләр гаджетына текәлә, шул ук вакытта бала да, дәресе беткәч, виртуаль дөньяга “кереп” китә, нәтиҗәдә, бер-берсенә вакыт калмый, һәркем үз кабыгына бикләнә һәм шуннан чыга алмый. Яңа ел каникулларында гаиләнең бергә булу, кая да булса бару, бергәләп саф һавада сәламәтлеккә файдалы эш белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирелә, физкультура, спорт белән мавыгу өчен Казанда спорт объектлагы гаять күп – килсеннәр генә! Гаилә ялын оештыру, әти-әниләрне балалары белән аралаштыру өчен Россия күләмендә аерым программа кирәкми, моны гаилә үзе хәл итәргә, җаен табарга тиеш. Аннары укытучы да Яңа ел каникулында өендә гаиләсе белән булырга тиеш... Кыскасы, гаилә бергә булып, олылар балалары белән бергә аралашсын, аларны тәрбияләсен өчен бик шәп форсат һәм мөмкинлек бу. Шуларны исәпкә алып, без әлеге фикергә килдек, дип соңыннан журналистларга аңлатма бирде бу мәсьәләдә Илсур Гәрәевич Һадиуллин.