Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Баласы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмасына йөрүче ата-аналардан 2016 елда ата-аналар түләргә тиешле сумманың артуы турында күп санлы мөрәҗәгатьләр кабул ителү сәбәпле Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
2016 елның 1 гыйнварыннан сабые балалар бакчасына йөргән өчен ата-аналар түләргә тиешле сумма республика буенча уртача 8%ка артачак (180 сумнан 270 сумга кадәр).
Ата-аналар түләве арту мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын финанслауга чыгымнар үсеше, шул исәптән туклану продуктларына бәя артуга, балалар бакчалары персоналының хезмәт хакы артуга да бәйле.
Искәртеп үтәбез, балалар бакчасында бала карау чыгымнарының күп өлешен (70 процентын) дәүләт үз өстенә ала. Баланы балалар бакчасында карау бер айга 8 мең сумга төшә.
Ата-аналар түләвенең күләме мәктәпкәчә белем бирү оешмасының төре, эш вакыты һәм баланың яше белән бәйле. Мәсәлән, бүген балалар бакчасында 3-7 яшьлек баланың 10,5 сәгать булуы өчен ата-аналар түләве 2563 сум тәшкил итсә, киләсе елның гыйнварыннан 207 сумга артачак һәм 2770 сум булачак.
Ата-аналар түләвенең артуы мәсьәләләре Татарстан Республикасы Премьер-министры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның шәхси контролендә. Сез аның электрон адресына язып турыдан-туры мөрәҗәгать итә аласыз: Engel.Fattahov@tatar.ru .
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “кайнар линиясе” телефоны: (843) 294-95-08, эш көннәрендә 9.00 сәг-тән 18.00 сәг-кә кадәр эшли. Мәктәпкәчә белем бирү бүлеге белгечләре Сезнең шалтыратуларны игътибарсыз калдырмас һәм барлык сорауларыгызга җавап бирер.
Моннан тыш, һәр сишәмбе 14.00 сәг-тән 16.00 сәг-кә кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов гражданнар кабул итә. Алдан язылу өчен телефон номеры: (843) 292-92-12.
Үзегезнең сорауларыгызны тәүлек дәвамында әлеге электрон адрес буенча да җибәрә аласыз: Yolduz.Hisamieva@tatar.ru .Сорауларыгызга тиз арада җавап алыр өчен Сезнең белән элемтәгә керергә мөмкин булган телефон номерыгызны күрсәтү сорала.