Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан китап нәшрияты “Катнаш һәм лайк тот!” дип аталган әдәби проект башлап җибәрде. Әлеге чара Россиядә Әдәбият елы уңаеннан гамәлгә ашырыла.
Декабрь башында старт алган чарада һәр теләгән кеше катнаша ала. “Әлеге конкурс Татарстан китап нәшрияты сайтында һәм нәшриятның социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрендә (Вконтакте, Одноклассники, Facebook , YouTubе) бара. “Катнашу өчен сезгә бары тик Татарстан яки татар әдибенең Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан әсәрен укып, видеога төшерергә (хронометраж 2 минуттан артмаска тиеш, һәр катнашучыдан видео берәү генә булырга тиеш),” - дип хәбәр итә проект авторлары.
Видеоязмаларыгызны tatkniga-konkurs@mail.ru адресына оештыру комитетына юлларга кирәк. Татарстан китап нәшриятының социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрендә иң күп лайк җыю мәслихәт. Конкурста җиңүчеләр – иң күп лайк җыючылар Татарстан китап нәшриятының кыйммәтле бүләкләренә лаек булачак!
Мәгълүм булганча, “Катнаш һәм лайк тот!” дип аталган әдәби проектны Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин Габдулла Тукайның “Китап” шигырен укып ачып җибәрде. Интернет челтәрләрендә күренгәнчә, әлеге чара гади укучыдан алып, танылган шәхесләребезнең игътибарын җәлеп итте. Биредә табиплар, спортчылар, язучыларның үзләрен дә күрергә мөмкин.
Мәсәлән “Зөләйха күзләрен ача” романы авторы, Россия укучылары арасында танылу яулаган Гүзәл Яхина да үз әсәреннән өзек укыды. Шунысын да әйтеп китик, бу әсәрне тиздән татар телендә дә укып булачак. Автор белән Татарстан китап нәшрияты романны татарчага тәрҗемә итү турында килешү төзеделәр.
Татар хатын-кызының гыйбрәтле язмышын сүрәтләгән әсәр күпсанлы китап укучыларның мәхәббәтен казанды. Шулай ук, ул әдәби даирәләрдә дә танылып өлгерде. Роман “21 век” һәм “Выбор читаталей” номинацияләрендә “Ясная Поляна” әдәби премиясе алды, “Большая книга” премиясенә лаек дип табылды, “НОС”, “Русский Букер” премияләрендә дә алгы позицияләргә менде. “Проза года” номинациясендә “Ел китабы” исемен алды, шулай ук Казандагы Аксенов фестивалендә Гүзәл Яхинага “Йолдызлы билет” бүләге тапшырылды.
“Катнаш һәм лайк тот!” конкурсына видеоязмаларны tatkniga-konkurs@mail.ru адресына декабрь ахырына кадәр юлларга мөмкин.