Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Яңа елның озакка сузылган ялларын һәрберебез диярлек зарыгып көтә. Ун көн буе эшләмичә бәйрәм итүнең икътисади яктан тискәре йогынтысы турында сөйләсәләр дә, халык өчен бу - якыннары-туганнары белән бергәләшеп рәхәтләнеп күңел ачу мөмкинлеге. Яңа ел ялларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү өчен татарстанлыларга һәм республикабыз кунакларына бәйрәм чаралары мулдан әзерләнә бит.
2016 елның кышкы каникуллар чорындагы вакыйгалар календаре һәрвакыттагыча төрледән-төрле чараларга бай. Мәдәният һәм тарих белән кызыксынучыларга кабатланмас милли колоритлы чаралар әзерләнгән, олылар һәм бала-чагалар өчен могҗизалы театраль тамашалар күрсәтеләчәк, актив ялга өстенлек бирүчеләр өчен күпсанлы спорт базалары һәм мәйданнары эшләячәк. Татарстан халкы һәм кунаклар алдында җирле артистлар гына түгел, хәтта Россия күләмендәге “йолдызлар” да чыгыш ясаячак.
Интеллектуаль ялга өстенлек бирүчеләрне музейларда көтеп калалар. Аларның һәркайсы үз программасын тәкъдим итәчәк. Әйтик, Татарстан Милли музеенда Раштуаны бәйрәм итүнең борынгы традицияләрендә катнашырга мөмкин. Күпчелек музейларда мастер-класслар да узачак.
Театральләштерелгән “Кышкы очрашулар”ны Болгар музей-тыюлыгы тәкъдим итәчәк.
Төрле елларда рәссам Иван Шишкин һәм шагыйрә Марина Цветаева яшәгән һәм эшләгән Алабуга шәһәре дә үзенчәлекле программа әзерләгән. “Сәүдәгәрләр шәһәрендә кышкы күңел ачулар” программасы кысаларында әкият терапиясендә катнашырга, осталардан яңа ел уенчыклары ясау серләрен үзләштерергә һәм яңа ел ярминкәсендә туганнарга бүләкләр сатып алырга мөмкин. Бу чараларның барысы да 25 декабрьдән алып 14 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Ә менә 3-11 гыйнвар көннәрендә Болгар музей-тыюлыгында Идел буенда яшәүче төрки халыкларның традицион фольклор бәйрәме уза.
Нәниләргә дә күңелсезләнеп утырырга вакыт булмаячак. “Казан Кремле” музей тыюлыгында “Кыш бабайның фәнни лабораториясе” эшләячәк. Бирегә килгән кунакларга кечкенә кар бөртегеннән ничек итеп зурысын ясарга, үз кулларың белән Төньяк полюстан суыкны алырга өйрәтәчәкләр.
Республикабызда чаңгы-тимераякта рәхәтләнеп шуу өчен мөмкинлекләр зур. “Казан Арена” стадионы янында республикабыздагы иң зур “Нәфис” шугалагы эшләячәк. Ә “Әкият” театры янындагы боз шәһәрчегендә исә таудан шуарга да, понида йөрергә дә мөмкин.
2-9 гыйнвар көннәрендә өч тапкыр Олимпия чемпионы, легендар Мария Кисилеваның тамашасына рәхим итә аласыз. “Төшләр илендә” дип исемләнгән спектакльдә гидроциклдагы трюклар, синхрон йөзү номерлары һ.б. тәкъдим ителәчәк.
7 гыйнварда исә Казанга Европа “Сабын куыгы” театры киләчәк. Казан циркында исә 2-6 гыйнвар көннәрендә бертуган Запашныйлар Зур Мәскәү циркы белән үз программасын тәкъдим итәргә җыена.
Шулай ук, гадәттәгечә, Татарстан Кыш бабаена кунакка барып кайтырга мөмкин. Арча районының Кырлай авылында кунакларны декабрьнең икенче яртысыннан көтәләр.
Әлбәттә, кышкы күңел ачу чаралары исемлеген тагын да дәвам итәргә мөмкин. Кыскасы, һич кенә дә күңелсезләнеп утырырга вакыт булмаячак!