Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә Казан Кремлендә коррупциягә каршы көрәшкә багышланган республика иҗади эшләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Лаеклы бүләкләрне укучылар, студентлар һәм журналистлар алды.
Бүләкләү тантанасын ачып, ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының эксперт департаменты җитәкчесе Игорь Савельев билгеләп узганча, ТРда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан очрашу күркәм гадәткә әверелде. Ул ассызыклаганча, җәмәгатьчелек катнашыннан башка коррупциягә каршы көрәшеп булмый.
Журналистларга аерым мөрәҗәгать итеп, Савельев ММЧта пәйда булган материалларга шунда ук игътибар ителә дип белдерде. "Андый материаллар буенча тикшерүләр үткәрү турында боерык бирәбез һәм расланган очракта административ чаралар күрәбез", - диде ул.
Хәзер коррупциягә каршы көрәштә гражданнар җәмгыяте вәкилләре дә актив ярдәм күрсәтә, алар дәүләт органнары хезмәткәрләре белән берлектә ел дәвамында коррупциягә каршы көрәш буенча профильле комиссия эшләрендә катнашкан, тикшерүләр үткәргән.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима билгеләп узганча, быел конкурс бишенче тапкыр уза. "Бүген без балалар, укучылар, урта махсус уку йортлары студентлары, иҗтимагый оешма вәкилләрен, уку елы дәвамында коррупцияне кисәтү буенча эшләр башкаручыларны бүләклибез. Укучылар өчен конкурсларда катнашу - үзләренең гражданлык позициясен чагылдыру", - диде ул журналисиларга.
Аның сүзләренчә, быел конкурста республиканың барлык муниципаль районнары да катнашкан. ТР Мәгариф һәм фән министлыгы мәгълүматлары буенча, ел дәвамында "Илемнең киләчәге - минем кулларда" дигән иншалар конкурсы, "Коррупциягә "Юк!" диик", иҗади конкурсы, "Гадел яшәргә кирәк" бәйгесе үткәрелгән. Конкурста катнашу өчен 523 рәсем һәм плакат, рус телендә 176 инша, татар, чуаш, удмурт һәм мари телләрендә 70 инша, шулай ук 16 видеролик алынган.
Конкурста катнашучылар һәм җиңүчеләрнең сүзләренә караганда, коррупциягә каршы иҗади проектлар җәмгыять өчен дә, яшьләр өчен дә файдалы.