Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2015 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Буа муниципаль районының мәгариф идарәсе белән берлектә Буа шәһәренең академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү белем мәктәбендә «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» дип исемләнгән II төбәкара фәнни-гамәли конференция уздыра.
Конференция «2014-2016 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, республика уку йортларында, мәктәпләрендә әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, татар халкы генеологиясенә, кулъязмаларга, тарихына кызыксыну уяту, күренекле шәхесләренең шәҗәрәсен барлау, өйрәнү, пропагандалау максатыннан үткәрелә.
Конференциядә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләренең гомуми белем бирү оешмаларының VII-XI сыйныф укучыларыннан барлыгы 192 эш кабул ителде, шуларның 116сы эксперт комиссиясе карары буенча Конференциянең төп этабына үтте. Конференция дүрт секция һәм түбәндәге юнәлешләрдә үткәрелә: «Туган ягымда – нәсел шәҗәрәсе» (төбәк генеологиясен өйрәнү тәҗрибәсеннән, эзләнү эше), «Җиде буын җылысын сакла» (укучылар төзегән тугра, шәҗәрә үрнәкләре, күргәзмә өчен материаллар тәкъдим итү һәм яклау), «Тамырлары белән көчле безнең халык» (нәселдәге зыялы шәхесләрнең тормышын өйрәнү тәҗрибәсе, буыннан-буынга килгән ядкарьләр, истәлекләр, инша бәйгесе), «Шәҗәрәләрне өйрәнү тарихы» (тарихи-мәдәни җирлектә манускриптның үзенчәлеген ачыклау, минем гаиләмдә сакланган гореф-гадәтләр, эзләнү эше).
Конференциядә җиңүче укучыларга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары тапшырыла, Конференциянең II турына үткән катнашучыларга шәһадәтнамә тапшырыла.