Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2016 елда Россия төбәкләрендә мәктәпләр төзү буенча федераль программа старт алачак. 2025 елга кадәр илебездә 6,6 миллион яңа урын булдырырга ниятлиләр. Соңгы елларда күзәтелгән демографик үсеш балалар бакчалары кытлыгына гына түгел, мәктәпләр җитмәүгә дә китерде.
- Бүген һәр дүртенче мәктәп ике яисә өч сменада эшли. Күп кенә биналар бик искергән, кайберләре хәтта дәресләр уздырырга яраксыз. Күбесенә капиталь ремонт таләп ителә, җиһазларын алыштырырга яисә яңа мәктәпләр төзергә кирәк, - ди Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев.
Аның сүзләренчә, бөтен ил күләмендә яңа мәктәпләр салу мәсьәләсе – киң колачлы проект. Соңгы берничә елда ил җитәкчелеге, төбәкләр белән бергә, мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын яңарту белән шөгыльләнде. 2016 елга 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге барлык балалар да бакчаларда урыннар белән тәэмин ителергә тиеш дигән бурыч куелды. Әлеге программа иң уңышлыларның берсе дип санала. Бүген бу яшьтәге сабыйлар өчен тәрбия йортларына чират проблемасы 100 процентка диярлек хәл ителгән.
Республикабызда бу юнәлештә инде күптәннән эш алып барыла. Федераль программа гамәлгә кертелгәнче үк Татарстанда “Бәләкәч” программасы гамәлдә булды. 2013 елда үзәк казнадан күрсәтелгән ярдәм эшне тагын да активлаштырырга мөмкинлек бирде. Ул елда 27 яңа тәрбия учагы сафка басты, 24 бакча бинасы капиталь төзекләндерелде. Былтыр исә Татарстан балалар бакчаларында 10,4 меңнән артык урын булдырылды - 56 яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе сафка басты, моннан тыш, 15е төзекләндерелде. Агымдагы елда тагын 75 бакчага баедык. Күп кенә өлкәләрдә Татарстан алдынгылыкка ирешә, мәктәпкәчә учреждениеләр төзүдә дә безгә тиңләшерлек төбәкләр юк.
Әмма яңа бакчаларга йөрүче малай-кызларның күз ачып йомганчы мәктәпкә укырга керү вакыты җитәчәк. Быел Россиядә беренче сыйныфка баручылар саны, былтыргыга караганда, 145 меңгә күбрәк булган. Тагын 10 елдан мәктәп балаларының гомуми саны 3,5 миллионга җитәр дип көтелә.
Росстат мәгълүматлары буенча, узган елның 1 гыйнварына 10,8 мең мәктәптә ике яки өч сменада белем биргәннәр (барлык мәктәпләрнең - 24,8 проценты). Аларда 1,8 миллион укучы белем алган (барлык укучыларның - 14 проценты). 2015 елның 1 гыйнварына өченче сменада 13,2 мең бала (Дагыстан, Ингушетия, Чечня республикаларында) укыган.
Илебездәге 482 мәктәпнең 633 бинасы авария хәлендә, 6192 белем йортының 8261 бинасына капиталь төзекләндерү таләп ителә. 2015 елда 9 меңнән артык мәктәп бинасы 50-70 процентка искергән, 6 меңе 70 проценттан күбрәккә тузган.
Татарстан өчен гомумбелем бирү учреждениеләре җитмәү проблемасы инде хәзер үк шактый актуаль. Дөрес, республикабызда укучыларның белем алу шартлары алай ук аяныч хәлдә түгел. Республика җитәкчелеге ярдәме белән инде берничә ел гамәлгә ашырылучы мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча киң колачлы программа әлеге проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирде. Әмма уңай демографик тенденция яңа мәктәпләр төзүне таләп итә.
Авыл җирлекләрендә туучы балалар саны кимеп, мәктәпләрне оптимизацияләргә мәҗбүр булсалар, район үзәкләрендә, зур шәһәрләрдә, киресенчә, урыннар җитми. Мәктәп администрацияләренә балаларны икенче сменада укыту, элегрәк башка максатларда кулланылган кысан бүлмәләрне бушатып өстәмә сыйныфлар булдыру, бер класска 35-38 бала туплау кебек чаралар күрергә туры килә.
- Быел кызым беренче сыйныфка укырга керде. Классларында - 35 бала. Бу кадәр укучы булганда һәр балага аерым игътибар турында хыялланып та булмый инде. Ә мәктәп программасы бик катлаулы хәзер. Хәтта башлангыч сыйныфтан ук репетитор яллаучылар бар, - ди Казанның Азино микрорайонында яшәүче Ләйсән Ханнанова.
Казанның 114нче мәктәбе укытучысы Кадрия Нигъмәтуллина яңа белем учагы яки үз мәктәпләренә янкорма төзүне даулап инде берничә ел йөри. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның җәмәгатьчелек белән очрашуларының берсенә дә ул шул мәсьәлә белән килгән иде. Теплоконтроль микрорайонындагы бу белем учагында балалар исәбе шул кадәр күп икән, алар бик уңайсыз, кысан шартларда укырга мәҗбүр. Энгель Фәттахов шул вакытта ук: “2016 елда мәктәпләр төзү буенча федераль программа старт алачак. Мәктәп бу урында кирәк дип табылса, бәлки шул программа ярдәмгә килер”, - дигән ышаныч белдергән иде.