Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанда “Глаголица” балалар әдәбияты II республика премиясе лауреатларын бүләклиләр. Иҗади бәйгедә татар һәм рус телләрендә шигырьләр һәм хикәяләр язучы 10-17 яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр катнашты.
“Глаголица” премиясе Татарстанның “Счастливые истории” балаларга ярдәм итү хәйрия фонды тарафыннан оештырыла. Бәйгегә килгән әдәби әсәрләргә бәяне танылган шагыйрьләр һәм язучылардан торган жюри бирә.
“Счастливые истории” фонды директоры Ирина Хөснетдинова хәбәр иткәнчә, бәйгенең географиясе киңәя һәм катнашучылар саны да арта бара. Узган ел 366 яшүсмер үз әсәрен юллаган булган, быел Татарстанның 37 районыннан 463 әсәр килгән. Бигрәк тә Казан шәһәре, Әлмәт, Нурлат, Алексеевск, Чистай, Актаныш, Бөгелмә районнары балалары активлык күрсәткән. Автоларның күбесе – кызлар. Ә киләсе елга оештыручылар Саха-Якутия, Бурятия, Чечня, гомумән, Россиянең башка төбәкләреннән дә талантлы балаларны җәлеп итәргә, бәйгене күпмилләтле итәргә ниятлиләр.
Быел һәр номинациядә җиңүчеләр 10-13 яшьлекләр һәм 14-17 яшьлекләр арасында билгеләнде, барлыгы – 30 малай һәм кыз. Беренче урыннарны “Рус телендә проза” номинациясендә Әлмәт районыннан “Не про Турцию” хикәясе белән Эдуард Беляев, “Должна жить” хикәясе белән Казаннан Дарина Терехина, “Рус телендә поэзия” номинациясендә “Сказки от кошки Буськи” шигыре белән Алексеевскидан Тимур Зарипов, “Раненные души (триптих)” әсәре белән Казаннан Анна Михеева, “Татар телендә проза” номинациясендә Алексеевск районыннан “Бәхет алмагачы” хикәясе белән Нурфат Нуретдинов, “Басу капкасы” хикәясе белән Минзәлә районыннан Миләүшә Хәмидуллина, “Татар телендә поэзия” номинациясендә Алексеевск районыннан “Рәхмәт әйтәм!” шигыре белән Римма Строкова, Алабуга районыннан “Иң кадерле...” шигыре белән Регина Ногъманова алды.
Эссе язучыларның эшләре аерым номинациядә каралды. “Берничә гасыр элек Франциядән кергән эссе жанры Россия җирендә лаеклы урынын тапмады кебек. Әмма менә балалар бу жанрда судагы балык кебек “йөзә”. Әдәби сүз һәм публицистика белән үрелгән мондый әсәрләрдә аларга үз фикерләрен җиткерү мөмкинлеге тудырыла. Бүген эссеистика популярлаша башлады”, – дип искәртә Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, танылган шагыйрә Лилия Газизова. Шагыйрә “Глаголица” бәйгесенә үткән иҗат эшләренә яхшы бәя бирә. “Бүген рус әдәбиятында шагыйрь, язучыларга дан казану шактый авыр – әсәрләргә таләпләр бик югары. Бүген көчле, фикерле шәхес булып җитлеккән язучылар гына “зур” әсәрләр тудырырга сәләтле. Бәлки, тумыштан талантлы, кечкенәдән шигырь, хикәяләр язуга омтылышы булган бу балаларның бөтенесе дә язучы булып китмәс. Иң мөһиме – алар китаплар укучы, акыллы, фикерле кешеләр булып үссеннәр иде”, – ди Лилия Газизова. “Рус телендә эссеистика” номинациясендә исә “Трудолюбивый человек” әсәре белән Казан кызы Алсу Лотфуллина беренче урынга лаек дип табылды.
“Глаголица”дагы тагын бер номинация – “Француз, инглиз һәм немец телләреннән рус теленә әдәби тәрҗемә”. Монда беренчелек Казаннан инглиз язучысы Вирджиния Вулфның “Дом с привидениями” әсәрен русчага тәрҗемә иткән Ирина Тарасовага бирелде.
Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин киләсе елда бәйгегә татар әсәрләрен дә рус теленә тәрҗемә итү номинациясен булдырырга тәкъдим итте. Татарча язучы балаларның иҗатын күздән кичереп, Роберт Миңнуллин аларның өлкән татар балалар язучыларыннан һич тә калышмавын ассызыклады: “Бүгенге балалар язучыларының кайберләре шушы балалар дәрәҗәсендә яза”, – диде халык шагыйре.
Катнашучыларның статистикасына караганда, татар телле әсәрләр бәйгегә тапшырылган әсәрләрнең дүрттән бер өлешен генә тәшкил итә. “Чынлыкта Татарстанда татар телендә шигырьләр һәм хикәяләр язучы балалар рус телендә иҗат итүче яшьтәшләреннән күбрәк, һәм авылларда гына түгел, шәһәрдә яшәүче балалар да татар телендә иҗат итә, – дип исәпли Роберт Миңнуллин. – Элек мин балалар газетасында эшләгәндә, шәһәр балалары арасында татарча җөмлә төзеп бирерлекләрне табу кыен иде, чөнки татар мәктәпләре юк иде. Хәзер шәһәрләрдә татарча фикер йөртүче, татарча сөйләшүче, татарча язучы, татарча иҗат итүче яңа буын үсте. Татар һәм рус телләрендә язучы балаларның әсәрләрендә күтәрелгән темалар аерыла. Татар милләтен борчыган проблемалар актуальлеген югалтмый – милли үзаң, милли мәгариф, телне саклау мәсьәләләре... Болар балаларның әсәрләрендә дә чагылыш таба”.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 14 ноябрьдә Казанның “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында узачак. Әмма алар инде 11 ноябрьдән бирле Казанда: “Байтик” лагерендә аларга мәдәни программа, күренекле шәхесләр белән иҗади мастер-класслар әзерләнгән. Россиядә танылган балалар язучылары Михаил Яснов белән Сергей Махотин белән очрашулар көтелә. “Балалар өчен әдәби бәйгеләр Россиянең төрле төбәкләрендә оештырыла. Әле күптән түгел генә без Томскидан кайттык. Балалар яктырткан темалар бик кызыклы, өлкәннәрне дә уйландырырлык, “Глаголица” бәйгесендә катнашкан әсәрләрнең сыйфатына тел-теш тидереп булмый. Әлбәттә, кайбер әсәрләрдә укытучылар, ата-аналарның йогынтысы сизелә. Бу бер яктан яхшы – өлкәннәр балаларга битараф түгел, тик икенче яктан, артык тырышып, баланың иҗади фикерләү үсешенә комачауларга мөмкин. Татарстан, гадәттәгечә, иҗади проектлары белән күпләргә үрнәк төбәк. Әлеге проектның да киләчәге өметле һәм нәтиҗәле булырга тиеш”, – ди Михаил Яснов.
Бу уңайдан, әйтик, узган ел поэзия жанрында жиңгән Виктория Чернова да өлкән абый-апалар, мөхтәрәм язучылар һәм шагыйрьләрдән хуплау сүзләре ишеткәч, иҗатка мөнәсәбәте җитдиләнүен әйтә.
“Әкият” театрында үтәчәк бәйрәмгә бәйгедә үз талантын сынап караган йөздән артык бала чакырылган. Аларга күңелле музыкаль программа тәкъдим ителәчәк. Бөтен кунакларны да тәмле торт белән сыйлаячаклар.
Ирина Хөснетдинова балаларны сюрпризлар белән дә сөендерәчәкбез, ди. Бәйгедә катнашучы балаларның әсәрләрен туплаган альманах нәшер ителгән, алар балаларга да, Россия китапханәләренә дә таратылачак. “Без узган елгы бәйгедә җиңүчеләрнең әсәрләренә кыска метражлы фильмнар төшерү бәйгесен игълан иткән идек. Бу идеяне Россиянең Мәскәү, Подольск шәһәрләрендә, безнең Казан, Чистай шәһәрләрендә талантлы яшьләр тормышка ашырды. “Әкият” театрында шул фильмнарны да күрсәтәчәкбез. Җиңүче иҗат төркеме 50 мең сум күләмендә премия алачак”, – ди Ирина Хөснетдинова.
Бүләкләргә килгәндә, II “Глаголица” республика бәйгесендә беренче урынга лаек булган малайларга һәм кызларга – ноутбуклар, икенче урыннарга электрон китаплар тапшырылачак.