Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Муса Җәлил исемендәге республика премия лауреатларын бүләкләү тантанасы булып узды. Бу премия сәнгать, фән, белем бирү, тәрбия, яшьләр арасындагы эшмәкәрлек, яшьләр программаларын тормышка ашырган өчен бирелә.
Быелгы премиягә 99 дәгъва кылучы булган. Аларның барысы да төрле министрлыклар, иҗади берләшмәләр, иҗтимагый оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән. 99 эш арасыннан конкурста катнашырга 52се генә лаек дип табылган. Алга таба Муса Җәлил исемендәге премиянең махсус комитеты кемнең лаеклы булуын хәл иткән.
Бүгенге тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
- Әлеге премияне алу өчен һәркем үзенең зур өлешен керткән. Шунысы куандыра: Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары, чыннан да, югары үрләргә ирешә. Бездә беркөнлек бүләк булган премияләр шактый. Ләкин монысы башкалардан шактый нык аерыла. Чөнки әлеге лауреатлар танылган шагыйрь, язучы, драматург булуга ирешә. Бу, әлбәттә, конкурс комиссиясенең нәтиҗәле эшләвен дә күрсәтә, – дигән тәбрикләү сүзләрен җиткерде Премьер-министр.
Илдар Халиков фикеренчә, яшьләр – безнең киләчәгебез түгел, ә бүгенгебез булып тора. “Кайбер вакытта сезнең арагызда мин үземне яшь итеп тоймыйм да инде. Минем хезмәттәшләремә тагын да авыррак. Ләкин без сезнең белән ярышачакбыз әле”, – дип елмайды Илдар Халиков.
Премия алучыларга “Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты” исеме, диплом, лауреат билгесе, акчалата бүләк тапшырылды. Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Муса Җәлил исемендәге премиянең һәрберсе 200 мең сумга кадәр күтәрелгән.
Шушы дәрәҗәле исем ике елга бер дүрт номинантка тапшырылса да, быел искәрмә ясаганнар. Премиягә ия булучылар – бишәү. Алар арасында аерым-аерым шәхесләр белән беррәттән, “Идел” яшьләр үзәге коллективы да бар. Аларга премия милли тәрбия һәм татар яшьләре арасында рухи мирасны пропагандалауга керткән өлешләре өчен тапшырылды. Чыннан да, иделлеләр Татарстаннан читтә яшәүче балаларны һәм яшьләрдә татар телен, мәдәниятен үстерү максаты белән яна.
- Әлеге премияне алу 16 яшьлек “Идел” яшьләр үзәге өчен зур нәтиҗә булып тора. Әлбәттә, премия алу сөенечле вакыйга. Дүрт кешедән торган үзәк өчен бу этәргеч түгел, ә лаеклы бүләк. Мондый бүләкләр күбрәк булырга тиеш, чөнки бүгенге көндә Татарстанда актив, талантлы яшьләребез бик күп. Аларның һәркайсына юл бирергә, юл ачарга кирәк. Чөнки күп кенә очракта иҗтимагый оешмага кергән яшьләр хуплау тапмау аркасында бу эшчәнлектән китәргә мәҗбүр була. Дәүләт тарафыннан яшьләребезне күреп алуга мөмкинлек бирә. Муса Җәлил исемендәге генә түгел, яшьләр сәясәте өлкәсендә башка премияләр дә булдырылырга тиеш, – дип сөйләде “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина.
Хәер, премияне алуга, әйтеп киткәнебезчә, 30 яшькә кадәр булган аерым авторлар, 30 яшьтән олырак булган яшьләр өчен һәм яшьләр белән эшли торган махсус коллективлар да лаек була.
Казан дәүләт медицина университеты аналитик һәм токсикологик химия курслары белән фармацевтик химия кафедрасы ассистенты Александра Буховец та – быелгы премияне алучыларның берсе. Ул фармацевтик химия һәм медицина өлкәсендә инновацион уйлап табулары өчен әлеге премиягә лаек булган. “Фәндә шәхси премияләр булмый, әлбәттә, бу уңыш, беренче чиратта, безнең фәнни төркемнең, медицина университетының уңышы булып тора. Безнең вузда, киеренке икътисади шартлар булуга карамастан, җиһазландырылу дәвам итә, башка илләргә стажировка узарга барабыз. Киләчәктә яман шешкә каршы препаратларны чыгару өлкәсендә дә эшләп карарга ниятлибез”, – дип сөйләде ул безгә.
Шулай ук Муса Җәлил исемендәге республика премиясенең быелгы лауреатлары булып композитор Эльмир Низамов(“Алтын Казан” мюзиклын тудыру өчен), язучы-прозаик Рөстәм Галиуллин (“Юларда ак җил иде”, “Ялгызлык” китаплары өчен), шагыйрә Луиза Янсуар (яшьләр белән эшләү, “Болан кызы” шигырьләр җыентыгы өчен) лаек булды.
Шунысын искәртеп узу мөһим: Муса Җәлил исемендәге республика премиясе 1968 елларда оештырыла башласа да, 1990-1997 елларда торгынлык чорын кичерә – уздырылмый. Ләкин 1997 елда аны кабат торгызу халык арасында уңай фикерләр уята. Башка конкурслар белән чагыштырганда, гариза тапшыручылар 5 тапкырга арткан.