Татар мәгарифе порталы
Бу атна ахырында, төгәлрәге, 13, 14 ноябрьдә КФУда “Садыйков укулары” III халыкара фәнни-мәгърифәти конференциясе уздырылачак.
13е көнне сәгать 10да Кремль ур., 35 (1607 аудитория) адресы буенча ачылачак фәнни чара фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Марат Борисович Садыйков (1932-2009) истәлегенә багышлана һәм “Идеяләр шәүләләре һәм чынбарлык өрәкләре” темасын ачуга корыла. Бу юлы Россия, Иран, КХР, АКШ, Бөекбритания кебек илләрдән галимнәр хәзерге заманда идеяләр хакимияте үсү, күп кенә дәүләтләрнең нинди дә булса идеологик бәйләнешләрдән азат дип игълан итүе фонында көрәш көчәюе сәбәпләре турында сүз алып бармакчы. Шулай ук, күптән онытылган идеяләрнең, өрәктәй, ни өчен янә кайта, ни өчен алар чынлыкта көчкә әверелә, ни өчен, массаларга үтеп кереп, танып булмаслык булып үзгәрә һ.б. сораулар да фикер алышуга чыгарыла.
kpfu.ru сайты шул хакта хәбәр иткәнчә, әлеге чарада сөйләшү 4 секциядә алып барылачак: яңа рухи кыйммәтләр булдыруга юнәлтелгән эшчәнлектә заманча технологияләр; гуманизм идеясе: кешене кешеләштерү яки иҗтимагый аң белән манипуляцияләү; виртуальдан чынбарлыкка үтеп керү формасы буларак мәгълүмати технологияләр һәм интернет; социаль проектлау.
Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфә фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Михаил Дмитриевич Щелкунов җитәкчелегендә ике дистәгә якын галим кергән оештыру комитеты “Садыйков укулары” III халыкара конференциясен уздыру өчен җаваплы. Конференция КФУ, аның Социаль-фәлсәфә фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты, Россия фәлсәфәчеләр җәмгыятенең Татарстан бүлеге, ТР Фәннәр академиясе тырышлыгы белән оештырыла.