Татар мәгарифе порталы
РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев 2016 – 2025 елларга "Россия Федерациясе субъектларында гомуми белем оешмаларында яңа урыннар булдыруга ярдәм" программасы буенча селектор киңәшмә уздырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә федерация субъектлары башлыклары катнашты. Татарстан Республикасы ягыннан чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
"Бүген һәр дүртенче мәктәп ике яисә өч сменада эшли. Күп кенә биналар бик искергән, кайберләре асылда дәресләр уздырырга яраксыз. Шулай итеп, мәктәпләрнең күбесенә капиталь ремонт, җиһазларын алмаштырырга яисә яңа мәктәпләр төзергә кирәк", – диде Дмитрий Медведев. Аның сүзләренчә, бөтен ил буйлап яңа мәктәпләр салу мәсьәләсе – зур масштаблы проект.
Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе искәрткәнчә, соңгы берничә елда ил җитәкчелеге, төбәкләр белән бергә, "Бердәм Россия" партиясе катнашында мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын яңарту белән шөгыльләнде. Максат 2016 елга өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге барлык балаларны да бакчаларда урыннар белән тәэмин итү иде. "Бу программа иң уңышлыларның берсе булды, – диде ул. – Бүген балалар бакчаларына чират проблемасы 100% дәрәҗәсендә хәл ителгән диярлек. Бу балалар озакламый мәктәпләргә китәчәк. Быел гына да беренче сыйныфка баручылар саны былтыргыга караганда 145 меңгә артык, тагын 10 елдан мәктәп балаларының гомуми саны 3,5 млн. булачак. Бу – бик зур сан. Алар әйбәт, заманча уку йортларында укырга тиеш".