Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татар рәссамы, архитекторы һәм скульптор-сынчысы Илдар Мәнсәви улы Хановка багышланган интернет-ресурслар ("Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе кысаларында тәкъдим ителә, октябрь ае дәвамында даими тулыланачак):
- Илдар Хановка багышланган сайт;
- Википедия;
- "Азатлык радиосы";
- KZN телерадиокомпаниясе;
- Intertat.ru;
- ... .
Түбәндә Илдар Хановка багышланган китаптан кайбер өзекләр китерәбез.
Ләйсән Кариева,
Казан
Илдар Хановка багышлау
Илдар Мәнсәви улы дөнья тарихында эз калдырган бөек шәхесләр, сәясәтче юлбашчыларның тормышына аеруча игътибар биреп, аларның омтылышларын, яшәү рәвешләрен өйрәнә иде. Рәссамны ул халыкларны көрәшләргә күтәрә алган шәхесләрнең кешеләр турындагы фикерләре һәм халыкның идарәчеләргә булган мөнәсәбәте кызыксындыра иде. Әлбәттә, соңгы чорлар тарихының буеннан буена кешелек дөньясының уй-фикерләренә тынгы бирмәгән кеше - В. И. Ленинның тормышы һәм эшчәнлегенә И.Ханов та битараф калмады. ХХ гасыр бөтен кешелеккә аның исеме һәм тәгълиматы белән бәйле булып тарихка кереп калды. Тарихтагы кискен борылышлар да В. И.Ленин исеме белән бәйләп аңлатыла иде.
Әмма XX гасырның 90-нчы еллары һәм XXI гасыр башында ил идарәчеләренең кыйбласы үзгәрде. Ул елларда үзләре булдыра алмаган һәр нәрсәдә В. И. Ленинны гаепле саный торган, үзләрен аклау өчен бернинди ялалардан да чирканмаучыларның кешеләр аңына һөҗүме бара иде. И.Ханов бу хәлләргә мөнәсәбәтен үзенчә белдерде. 2000 елның җепшек кышы иде. Ул көннәрдә рәссам һәм сынчының аеруча танылган әсәрләре төшерелгән иҗат альбомы дөнья күрде. Китапта фән эшлеклеләре, сәнгать галимнәренең мәкаләләре дә урын алган иде. Яңа басылган китапны халыкка тәкъдим итәргә кирәк иде. Ул елларда мин Казандагы В.И. Ленинның музей-йорты директоры идем. Менә шул чагында, И. Ханов белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, аның чын халыкчан, матур иҗат кичәсен үткәреп, сәнгатькә һәм яхшы сүзгә сусаган кешеләргә күнелле бәйрәм ясый алган идек. Инде җитлегү чорына аяк баскан рәссамның тормыш йомгагына нәтиҗәсен шул музейда үткәрүе аның рухына да туры килә иде. Шуның белән ул идарә итә белмәүдән, сугышлардан җимерелгән Россиядә миллионнарның язмышы өчен җаваплылыкны үз өстенә алган шәхес – В.И. Ленинга да кешелекле, гадел мөнәсәбәтен раслады. Иҗат кичәсен В.И. Ленинның музей-йортында үткәрергә Илдар Мәнсәви улы үзе теләк белдерде. «Аның иҗаты В.И. Ленин музеенда тәкъдим итәргә яраклы. Илдарның ленинианасы бар бит», - дип куәтләде аны сәнгать белгече Рауза ханым Солтанова. Бу болганчык чорда кичә булачагын халыкка хәбәр итүне музей активистлары үз өсләренә алды. Өйдән өйгә шәхси телефоннар аша хәбәрләшеп, халык җыелды. Ленин музееның 56 кешелек кечкенә генә залына кешеләр кереп тулды. Күпләр урынсыз калды, 30 лап өстәмә урындык кертеп тездек. Тамашачылар анда да сыймады. 60 лап кеше такыр идәнгә утырды. Басып торырга калган халык та 50 ләп булгандыр. Әмма бу очрашу халыкка бәйрәм булды. Кичә башланды, көннең төп «гаеплесе» И. Хановка сүз бирелде. Илдарның тавышы көчле түгел иде. Әмма аның һәр әйткәне залдагыларга барып иреште. Халык аны тын да алмый тыңлады. Ул тамашачыларга шул чорның каршылыклы тормыш фәлсәфәсен җиткерде, яхшыны яманнан аерырга өндәде. Соңыннан үл барлык кичәдә катнашучыларга да альбомын өләште, бушлай, әлбәттә.
Шушы вакыйгадан соң И. Хановның В.И. Ленин музеена мөнәсәбәтле балачак истәлекләре күңелендә калкып чыга башлады. Илдар аларны кешеләр күпләп җыелган урыннарда сөйләмәсә дә, тар даирәдә балачакта кичергәннәрен хәтерләп искә төшерә иде. ИлДарныҢ гаиләсе, ул мәктәптә укыган елларда шактый ярлы торган. Ашау-эчү, кием-салымнары җитәрлек булмаган. Ничектер ул 10-12-яшьлек малай чагында Татарстанның хәзерге язучылар йорты каршындагы ике катлы агач бинага урнашкан китапханә янына барып чыга (Комлев урамы иде, хәзерге Мөштәри урамы). 1887 елда Ульяновлар гаиләсе Сембер шәһәреннән Казанга күчеп килгәч, күпне күргән ятимнәрнең яшәгән беренче фатирлары була ул. Илдар малай чагында йөргән китапханәдә 50-нче елларда В.И. Ленинның музей почмагы була әле. Йорттан Илдар каршына урта яшьләрдәге бер татар хатыны чыга. Салкыннан бөрешкән, начар киемле, ябык малайны күргәннән соң, бу ханым аңа киемнәр чыгарып бирә. «Лениннар яшәгән йорт бу, бәлки бу киемнәрне Ленин үзе киеп йөргән булгандыр әле. Мә, улым. чиста алар, ки». – ди ул үгетләп. Шуңа да Ленин образы Илдарга шәфкатьле татар апасының образы белән үрелеп, кешелеклелек үрнәге булып кереп кала. Мондый истәлекләр беркайчан да онытылмый. Илдар Мәнсәви улы сорагач, мин ул хәтерләп калган бу бинаның хәзер нинди хәлдә икәнлеген барып карап кайткан идем. Ул йортны ут төртеп яндырганнар, аның урынында кара чоңгыл гына калган иде ул көннәрдә... Яңа йорт салырга ниятлиләр икән. Ахыр заман алды килә, күрәсең, - үткәндәге изге истәлекләрне беркем дә санга алмаган.
И. Ханов исә тарихи хакыйкатьне барыннан да өстен куя иде. Аның язган рәсемнәрендә юлбашчының каршылыклы образы, аның изелгәннәргә яхшылыгы һәм ил күләмендә зур максатларга ирешкәндәге сугышчан кискенлеге, бөеклеге һәм пәйгамбәрләрчә юмарт вәгъдәләре белән миллионнарның күзен бууы сәнгатькәрләргә аңлаешлы итеп тасвирланган. Рәссамның ленинианасында, шулай итеп, тулы бер гасыр кешеләре, хезмәт ияләренең хыяллары һәм киләчәккә ышынычлары чагылыш таба. Тарихның бу яңа әйләнешендә дә ышанычлар һәрвакыттагычы акланмый, хыяллар тормышка ашмый калган. И. Ханов шул тормыш хакыйкатен тамашачыларына җиткерә. Бу илаһи фикерләрне рәссам киң колачлы хисләре белән тасвирлап бирә, үз фикерләрен кешеләргә көчләп такмый һәм нәтиҗә чыгаруны тамашачының үзенә калдыра. Ул шулай мин-минлекләрдән һәм тәкәбберлекләрдән азат иде. Илдар Мәнсәви улы тормышта һәм иҗатында һәрвакыт шундый тыйнак һәм итәгатьле булды...»
---
Розалина Шаһиева,
Казан
Яңарыш рәссамы
Илдар Ханов турында мин беренче тапкыр аның Чаллы үзәгендәге күз алдына китерә алмаслык авангард стилендә башкарылган металл скульптур композициясен күреп шаккаттым, бу гаҗәп яңалык, искелекне җимерү, монументаль скульптураны яңа юлларга алып чыгу иде... «Бу Ханов!» - диделәр.
Аннан Казан... Берзаман Мәскәүдән кайтышлый уң якта, Аракчино ягында, әллә нинди «күк алмалары» белән тулы мәһабәт бина күзгә ташлана башлады. Ул үскәннән үсте, үзенең бөтен гүзәллекләрен ачып сала башлады: төс байлыгы тулы зур-зур бөгелмәле «суганнар» астагы таштан төзегән зур бинаны күкләргә алып китә сыман, бина яр буенда мөстәкыйль мөхәррир, әйтерсең, ул күктән төшкән, я судан чыккан кебек - самими әхрамга әйләнеп килә...
Шуннан безнең дуслык башланды. Бинаның эче тулы Хановның нәкышь әсәрләре; аңа бүләк иткән тулаем коллекцияләр, гомумән, сәнгать... Югарыда концерт залы, аста күргәзмәлек... Гомумән, монда дәваланасың, күңелеңне күтәрәсең, ә туып килгән гүзәл, күл төсле буяулар белән матур ител чолганып алган бинаны карап, борынгы Кол Шәриф мәчетләрен искә төшерәсең. Бу, әлбәттә, Идел буена ямь биргән, талантлы автор проекты белән эшләнгән гаҗәп гыймарәт иде.
Илдар шигърият ярата иде... Ул миннән сәгатьләр буе шигырь укыта... Ә үзе, сиздерми генә, аның бай шәхесенең бер кырый ягы - сүз белән, җылылыгы белән, тирән космик карашы белән сине берәр хәстәлектән чыгара иде...
Ул шулай фаҗигале рәвештә безне ташлап китәр дип уйламаган идем. Их, Ханов!
Әхсән Фәтхетдин аны бик ихтирам итә иде. Шуңа ул аңа агачтан уеп башкарылган зур коллекциясе» бүләк итте. Бу уртак бүләк – Рауза Солтановага – оештыру таланты өчен, ирен аңлап, гел ярдәм итеп, терәк булып торганы өчен, һәм, әлбәттә, Хановка да, дуслык, ихтирам йөзеннән.
Илдар Хановны искә алган көнне Ә. Фәтхетдиновның шактый зур күргәзмәсе бинаның күргәзмәләр залын бизи иде. Биредә агач рельефлар, сыннар, нәкышь, скульптура.
Илдар әфәнденең җылы тирән күзләре, аның кешене гаҗәп тою көче, ярдәмгә әзер торуы – мәңге истән чыкмас. Зур шәхес. Зур биография. Гаҗәп иҗат. Галәми шәхес.
Иске Аракчинодагы Илдар Ханов тарафыннан төзелә торган «Галәм әхрамы»на күз ташлауга, бөек фарсы әдәбияты тудырган, аннан башка мөселман төбәкләренә - Шәрык, Европа, шул исәптән XVI гасыр Казан шигърияте һәм корымчылыгына килеп кергән «Хашти-бихишт» - «сигез җәннәт» образы хәтергә төшә.
Иран шаһларының берсе, оста аучы Бәһрам Гүр берзаман, сөйгән ярының үгет-нәсихәтләренә бирелеп, дөньяның сигез тарафына, сигез бакчасына - «сигез җәннәте»нә сәяхәт итә. Андагы гүзәллек, мәдәният, милли архитектураның үзгәлеген күреп хәйран кала. Кызыл сары, гөл бизәкле зәгъфран сараендагы Кытай принцессасына, сарайдагы сандал агачлары арасында яшәгән һинд гүзәленә, Византия чибәренә, кызыл розалар чәчәк аткан, татар падишаһы кызы гомер кичергән Казан шәһәренә – гүзәллекнең югары ноктасына мөкиббән китә.
Шуннан соң Бәһрам Гүр үзенең сарай корымчысын чакыра да бу гүзәллекләрне үз җиренә күчереп салырга куша. Аның теләген үтиләр. Төрле асылташлар, фирәзә, якут кисәкләре беркетелгән, сигез манара өстенә утырган әлеге гөмбәзләрдән туган манзараны күреп, бөтен кеше шакката... Моңарчы дәүләт эшләреннән тәм тапмаган аучы Бәһрам Гүр дә, явыз кәсебен ташлап, дәүләт идарәсе эшенә кайта...
Безнең Казандагы борынгы сигез манаралы Кол Шәриф мәчете дә шушы хикәятне гәүдәләндергән булса кирәк.
XX гасыр ахырында кешелекнең үзаңы Европа һәм шәрык халыклары, бөек диннәр тудырган кыйммәтләрнең – зур бер уртак потенциал, төрле гүзәллек үрнәкләреннән, милләтләрнең идеалларыннан, эстетикаларыннан туган бербөтен байлык икәнен кабул итү дәрәҗәсенә үсеп җитте. И.Хановның «Галәм әхрамы» - бөтен дөнья матурлыгын, төрле диннәр, халыклар, милләтләр тудырган сәнгатьне бер җиргә җыеп, аны һәйкәлгә әйләндерү теләгеннән туган феномен.
Табигый таш өстенә салынган, алтын сары, көмеш, зәңгә фирәзә, кызгылт гөмбәзләрнең, ук төсле күккә төбәлгән яшел манараларның ерактан балкып торган асимметрия тантанасы игътибарны үзенә тартып тора. Иске Аракчино дип аталган җирдә, Идел яры буенда калкып чыккан кыйммәтле җәүһәр, ялтырап, нур таратып, гигант су кабырчыгын хәтерләтә. Аның нигезе дә – Европа белән Азия кисешкән, елгалар тоташкан җир, бөек энергетика урыны.
1994 елда төзелә башлаган бу уникаль бинаның миссиясе зур: ул мәдәни, тәрбияви, сәламәтләндерү мәркәзе сыйфатында туа килә. Биредә күргәзмәләр залы, икенче катында – концертлар бүлмәсе, ишегалдында – антик дөньяны хәтерләткән «Пантеон», тернәкләндерү үзәге төзи башлаганнар. «Пантеон»да авторның гигант монументаль әсәрләре, нәкышь һәм сыннар, замандашларының хезмәтләре куелачак.
Бу идеяләрне тормышка ашыручы, нәфислекне тудыручы рәссам, сынчы, графика остасы И. Хановны татар сәнгатенең титаны дип әйтергә мөмкин. Аның алтмышынчы елларда Суриков исемендәге дәүләт сәнгать институтында уку чорыннан башланып киткән, авангардның икенче дулкынына туры килгән иҗатын куркыныч тәҗрибә кебек кабул итәләр. Монда «кырыс стиль» чалымнары, Мексика монументалисты Сикейрос хезмәтләре, Франция кубисты Фернан Леже геометриясе, татар мифологиясе, Кытай-Япон сәнгате белән үрелеп бара. («Паганини», 1962; «Инь-Ян триптихы», 1962; «Хиросима-1», «Хиро-сима-2» -1965; «Кешелек учагы», 1965; «Апокалипсис», 1967).
Ярымфантастик, ярыммифологик юнәлештә башкарылган зур күләмле хезмәтләрендә ул күкләргә, иксез-чиксез тирәлеккә ялкынлы төсләр өермәсенә, күпобразлылыкка омтыла. Шушы хезмәтләре арасында татар сәнгать тарихына мәңгегә кереп калганы – «Татар эшчесенең җеназасы» (1968). Хис һәм тирән дулкынландыру тудыра, милли ритуалларны күктән килгән рухият һәм газават итеп тасвирлый торган әсәр.
И. Хановның иҗатында күзгә күренмәгән, ләкин кешелекне яраткан, аңа угыл итеп караган бөек галәм җаны яши. Ул кешелекнең төзәлмәс ярасына әйләнгән Хиросима корбаннары белән бергә «бомба учакларында» янды, кешелекне көтеп торган хорафатлар, җимерелүләр, фаҗигаләр турында кисәтте, бу колачлы фантастик абстракцияләрендә автор яңарыш чоры адәмнәренең коточкыч газапларын оста итеп сурәтләде.
Автор шулай ук кешелекнең күмәк акылын, аның бетмә төкәнмәс иҗади энергиясен, Ходай биргән матур әхлагы оптимизмын, ана күңеленең киңлеген, фидакярлеген сурәтләп бирде. Мәсәлән, «Хиросима-2»дәге үзенең гәүдәсе белән балаларын хорафаттан капларга омтылган ана – шундый хезмәтләрнең берсе. «Ана язмышы» (1968) әсәрендә улларын сугышка озаткан ана сурәте тирән психологик һәм тетрәндергеч ысуллар белән башкарылган.
Һәм, ниһаять, 1970 еллар уртасында И. Хановның нәкышь әсәрләрендә аеруча игътибарга лаек иреккә-чиксезлеккә омтылу теләген, космос белән тоташу энергиясен күрергә мөмкин.
1975 елда Чаллы шәһәрендә аның беренче зур һәйкәле – Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган «Ватан-ана» исемле (тимер-бетон) монументы – күпләрне шаккатыра.
Халык батырлыгының бөеклеген күрсәтү өчен, автор борынгы мисырлылар тудырган серле «Сфинкс» образына (кайбер версияләр буенча, мәңге үлмәс «Феникс» кош, башкалар фикеренчә, иранлылар иҗат иткән утыз башлы Сәмруг кош образы) мөрәҗәгать итә. Әсәренә шулай итеп зур гомумиләштерү көче, ассоциатив һәм вариатив байлык, күпкырлылык билгесе дә өсти. Йөзе хатын-кызныкына охшаган бу кош сул кулына кылыч тоткан. Аның гәүдәсен һәр яктан тимер каска кигән яугирләр саклап тора. Композиция күп башлы монолит массаның көчле хәрәкәтенә нигезләнгән.
Дүртпочмаклы сыннар, зур яссы куллар, пешкәккә охшаган гәүдә – форма һәм сызымнарның экспрессиясе – авторның патриотик хисләрен сурәтләп бирә. Узган гасыр уртасында шундый авангард әсәрне дөньяга чыгару өчен күпме көч сарыф ителгән, автор күпме эзәрлекләүләр, аңлашылмау-санламаулар аша үткән. Уйласаң, ис китә: аның исеме диссидентлар рәтеңдә телгә алынгнан, иҗаты шик уяткан. Әмма ул, боларның барысыннан да өстен булып, яңадан-яңа әсәрләр тудырган.
1980 елларда Чаллыда «Энтузиастлар бульварымда И. Хановның аллегорик скульптур композицияләре калкып чыга («Регби», 1980; «Гармония», 1982; «Эволюция», 1982; «Уяну», 1982; «Каршы тору», 1982; «Энергия», 1988; «Тормыш агачы», 1984; «Саклаучы фәрештә», 1981). Аның абстракт композицияләре караучыларда төрле ассоциацияләр уята. Монда һинд мифологиясе дә, төрки балбаллар да, татар әкияте образлары да, «Сак-Сок» риваятьләре да тамашачыда тирән дулкынлану белән гаҗәпләнү тудыра.
Бульвардагы «Саклаучы фәрештә», «Каршы тору», «Энергия» композицияләре, әдәбият фәннәре докторы Й. Нигьмәтуллина әйтүенчә, арабескаларны хәтерләтә. И. Хановның миллилеген белгечләр әиә шушы арабескалы-ассоциатив фикерләү юлында, дөньякүләм образларның татар-мөселман тектоник формаларында тирбәлүендә күрә («Паганини», 1962: «Прометей», 2009). Бетон, смальтада башкарылган «Шигърият агачы» композициясе Тукайның 100 еллыгына багышланган һәм бүген шагыйрьнең рухи ватаны – Кырлайны бизи. Күккә юнәлдерелгән борынгы язмалар үзәгендә утырган яшь Тукай татар шигъриятен күкләрдә тотып торган йолдыз, милли поэзия шәҗәрәсенең бер тәлгәше, үзәге, бөек остасы итеп кабу ителә. Пластик металл формалар аның тирәлеген шигъри юллар кебек уратып алган.
И. Хановның сәнгать юлы - гаҗәп һәм бөек юл. Аның иҗаты – бәһасен җуймас зур байлык.
Ул төзегән «Галәм әхрамы» - дөнья һәлакәте, экологик фаҗигаләр турында. Пычратылган җирне коткару, узган гомернең изге корбаннары алдындагы изге бурычыбызны үтәү хакында... Бу әхрам – чынлап та, «сигез җәннәт», рухият белән дәвалану учагы, Казанның бай корымчылык мирасын кайтару...