Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия уку йортлары өчен билгеләнгән таләпләрне катгыйлатырга планлаштыра. Бу әлбәттә юктан эшләнми.
1990 елда Советлар Союзында 31 университет эшләгән. Бүген исә Россия буенча аларны йөзәрләп санап була. Мисал өчен, Казанда гына ничә университет исемен йөрткән белем оешмасы бар? Санап карыйк: В.И. Ульянов-Ленин исемендәге казан дәүләт университеты, А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техника университеты, Казан дәүләт технология университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Россия Ислам университеты һәм башкалар һәм башкалар. Шәһәребезне дә юкка гына студентлар каласы дип йөртмиләр. Ләкин шуңа да карамастан Андрей Фурсенко Россия буенча бары 50 университет кына үз исемен аклый ала дигән фикерен җиткерә. Кызганыч, ләкин югары уку йортлары рейтингларында беренче урыннарда барган Мәскәү, Санкт-Петербург, Себер югары уку йортларыннан соң безгә анда урын калуы икеле.
Проблема әлбәттә югары уку йортларының санында түгел, ә аларда бирелгән белем дәрәҗәсендә. Ничәшәр мең белеме ягыннан сай юрист-икътисадчыларны әзерләп ятучы филиалларны ябу бәлки куркыныч түгелдер. Тагын бер мисал, күптән тугел Андрей Фурсенко шундый саннар китерде: бездә шундый югары уку йорталры бар икән, аларда белем алучы 100 мең студентның 70-80 меңе белемне дистанцион юл белән үзләштерә. Кыскасы, диплом штамплау белән шөгыльләнәләр. Мондый уку оешмаларының булмавы да кулайрак түгелме?
Халыкара олимпиадаларда, фәнни-конференцияләрдә һичшиксез жиңү яулыйбыз. Ләкин бу санаулы студентлар. Тулаем алганда, Россия югары уку йортларында алынган белем бик түбән. Моны Россиядән читкә чыккач аеруча нык сизәсең. Мисал өчен Англия, Германия югары уку йортларын гына китерик. Аларда Россия дипломы әллә ни бәядә йөрми. Урта куллы, министр Анрей Фурсенко әйтүенчә, “икенче сортлы” югары уку йортларын бетерү өчен университетларга таләпләр куймый булмый.