Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Өч айга сузылган җәйге ялдан соң, балаларга яңадан укуга кереп китү шактый кыен бирелә. Шуңа да көзге каникуллар алар өчен – бераз тын алу мөмкинлеге. Әти-әниләр өчен һәрбер ял берникадәр борчулар алып килә. Балалар көннең күп өлешен мәктәптә, укытучылар карамагында булганда җаның тыныч әле. Каникулларда исә көне буе эштә булган олыларга нарасыйларына күз-колак булуы шактый кыен.
Агымдагы елда Татарстан мәктәпләрендә көзге каникуллар 2 ноябрьдән алып 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларның ялын оешкан төстә уздыру өчен шартлар тудыру, чараларның бердәм планын тормышка ашыру максатында, шулай ук ата-аналарның үтенечен исәпкә алып, каникулны бер вакытта үткәрергә тәкъдим иткән.
Күпчелек ата-аналар фикеренчә, республиканың барлык мәктәпләрендә дә каникулларны бер үк вакытта уздыру балаларга да, өлкәннәр өчен дә кулай. Моңарчы каникул көннәре авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә төрле вакытка туры килә иде. Авыл балаларының шәһәрнекеләрдән икешәр атнага соңрак калып ял иткәне дә булды. Каникулларның төрле вакытка билгеләнүе шәһәрдә дә уңайсызлыклар китереп чыгарган – балалар үзәкләрендә мәктәптән тыш түгәрәкләр уздыру графигын төзегәндә кыенлыклар туган. Узган елда каникулларның бердәм вакытын билгеләргә дигән карар кабул ителде.
Көзге каникулларны хәзер әти-әниләр өчен дә, балаларга да уңайлы вакытка туры китерергә тырышалар. Ялны ноябрь бәйрәмнәре тирәсендә уздыру гадәткә кереп китте. Мәгълүм булганча, 4 ноябрьдә – Россиядә Халыклар бердәмлеге көне, ә 6сында Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Димәк, быелгы каникулда укучылар үзирегендә өч көн генә булачак. Гаилә белән бергәләп күңелле ял итү мөмкинлеге арта дигән сүз. Шуңа күрә каникуллар вакытында оештырылган чараларның да күпчелеге гаилә белән катнашуны күздә тотып әзерләнә.
Әмма кайбер әти-әниләр көзге каникулларны тулысынча балалары белән уздырырга тели. Әйтик, ике мәктәп баласы әнисе Ләйсән Шакирова ел саен эшендә бирелгән ялын нәкъ менә көзге-язгы каникулларга туры китерергә тырыша.
- Җәен балаларым йә авылга кайта, йә берәр лагерьга җибәрергә тырышабыз. Кышкы каникуллар вакытында ялларым болай да балаларныкы белән туры килә. Ә менә көзге-язгы ялларында үзләрен генә өйдә калдырырга куркам. Шуңа да ял алам. Без көннәр матур торса, рәхәтләнеп паркларга чыгабыз. Кайда, нинди программалар булуын белешеп, төрле күңел ачу, ял итү чараларына барырга тырышабыз, – ди Ләйсән Шакирова.
Республикабызда ялны мавыктыргыч та, файдалы да уздыру өчен мөмкинлекләр күп. 2-8 ноябрь көннәрендә Татарстан Милли музее һәм аның филиалларында “Ура! Бездә каникул!” дигән программа эшләячәк. Өлкәннәр һәм балалар бу көннәрдә интерактив музей дәресләре, экскурсия, лекция һәм мавыктыргыч уеннарда катнаша ала.“Борынгы сугышлар” дигән музей дәресе, яшереп куелган байлыкны эзләүгә корылган “Хәзинә эзләгәндә” дигән квест-уен берәүне дә битараф калдырмас.
М.Җәлилнең музей-фатиры исә “Ура!!! Каникул. Шагыйрьдә кунакта” дигән программа әзерләгән. Монда танылган татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырачаклар.
Г.Тукай иҗатын күңелләрегездә тагын бер кат яңартырга уйласагыз, шагыйрьнең әдәби музее “Исемдә калганнар” дәресе оештыра. “Мияубикә чакыра” бәйрәме, “Сугышта Тукай китаплары”, “Белем башы – китап” чаралары да балаларга да, олылар өчен дә бик кызыклы.
Көзге каникулларда республикабызның истәлекле урыннары - Болгар һәм Зөягә дә барып кайтырга була. Казанның “Көньяк” автовокзалы бу чорда төрле юнәлешләргә, шул исәптән туристик маршрутларга да өстәмә автобуслар җибәрәчәк. Мәсәлән, 4 ноябрь һәм 7-8 ноябрьләрдә Зөягә (8.40) һәм Болгарга (9.00) өстәмә рейслар оештырылачак.
Гомумән алганда, Казан көзге каникуллар вакытында ял итәр өчен Россиядәге иң кулай шәһәрләр өчлегенә кергән. Travel.ruтуристик порталы чираттагы рейтингы белән сөендерде. Әлеге портал төзегән рейтингка Россиянең 30 шәһәре бар.
Ике олы кеше һәм бер баладан торган гаилә Казанда тәүлегенә 3200 сум акча сарыф итеп тә кунак була ала икән. Бу бәягә кыйммәт булмаган кунакханәдә яшәү, төшке аш, экскурсия, сувенир сатып алу, истәлекле урыннарда булу, бала белән ял итү дә исәпкә алынган.
Көзге каникуллар чорында балалар өчен төрле лагерь сменалары да оештырыла. Элек ял үзәкләре, нигездә, җәй айларында гына эшләсә, хәзер аларда балаларны ел әйләнәсе кабул итү өчен мөмкинлекләр тудырылган. “Байтик”, “Эрудит” һ.б. лагерьларда төрле яшьтәге балалар ялларын күңелле генә түгел, файдалы да итеп уздыра ала. 7-10 көнлек ял 10-15 мең сумга төшәчәк.
Республикабызның барлык районнарында көзге каникуллар чорында үткәреләчәк чаралар планы төзелгән. Әйтик, Кукмара районында балаларга күңелсезләнеп утырырга вакыт булмаячак. Биредә спорт мәктәпләре дә, мәдәни оешмалардагы түгәрәкләр дә эшләячәк.
- Каникулларда бик күп спорт чаралары узачак. Бу - шахмат-шашка турниры да, хоккей ярышлары да, “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән эстафеталар да. Мәдәни чаралар да бик күп. Авылларның барысында да бәйрәм концертлары оештырылачак. Балалар ялы Халыклар бердәмлеге көненә туры киләчәк бит. Китапханәләр бик җентекләп әзерләнә – биредә күргәзмәләр, түгәрәк өстәлләр, уеннар оештырылачак. Инвалид балаларны аерым кайгыртабыз - алар өчен “Дуслык бәйрәме” дигән күңел ачу-концерт чарасы уздыру, шулай ук рәсем бәйгесе дә үткәрү ниятләнә. Авыр тормыш хәлендә калган балалар, ятимнәрдән торган бер төркем Казанга Милли музейга бушлай барып кайтачак, – диде Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева.