Татар мәгарифе порталы
Көзге каникулларда кемнәрдер ял итә, киләсе чиректә балаларга яңадан-яңа белемнәр бирү өчен көч җыялар, ә Татарстанның база мәктәпләре укытучылары 5 ноябрьдә диагностик тестлар узачаклар. Аның нәтиҗәләре укытучыларны яңадан әзерләү һәм аларның квалификацияләрен күтәрү буенча эшне оештырырга ярдәм итәчәк.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова сүзләренә караганда, диагностик тестларны рус, татар, чит ил телләре, тарих, җәмгыять белеме, математика, информатика, физика, химия, география, биология укытучылары, шул исәптән педагогик эшчәнлек алып баручы мәктәп директорлары һәм завучлар үтәчәк.
Шуны искәртеп узу зарур: тест үткәрү ТР иминлек советы утырышының “Татарстан Республикасында урта белем бирү системасын камилләштерү турында”гы протоколын һәм белем бирү сыйфатын бәяләүнең төбәк моделен булдыру проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында билгеләп үтүләренчә, тест нәтиҗәләре, иң беренче чиратта, мәгариф идарәләре органнарына, методик хезмәтләргә һәм мәктәп директорларына кирәк, чөнки база мәктәпләренең педогогик кадрларының компетентлыгы турындагы мәгълүматлар киләчәктә укытучыларны яңадан әзерләү, аларның квалификациясен күтәрү буенча эшне, педагогларның ихтыяҗларын күз уңында тоткан тренинглар һәм мастер-класслар оештыруда ярдәм итәчәк.
Тест үткәрүне оештыруда Белем бирү сыйфатын мониторинглау республика үзәге булышлык итә. Диагностиканы Педагогик үлчәнешләр федераль институты тарафыннан әзерләнгән контроль-үлчәү материаллары буенча гамәлгә ашыру, материалларны тест үткәрү пунктларына аны уздыру көнендә – 5 ноябрьдә китерү күздә тотыла.