Татар мәгарифе порталы
Сез монда
15 октябрьдән Казанда астрономия буенча халыкара олимпиада уздырылды. Анда Румыния, Корея, Һиндстан, Таиланд, Кытай, Чехия, Болгария, Италия, Әрмәнстан, Казакъстан, Швеция һәм Россиядән 62 укучы катнашты.
Атна дәвамында яшь астрономия белгечләре теоретик, күзәтүчелек һәм гамәли этапларны үтте. Искәртеп узабыз, XX халыкара астрономия олимпиадасында Россия данын яклап алты укучы – бөтенроссия олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары катнашты. Алар арасында – Казан федераль университеты IT-лицееның 9 нчы сыйныф укучысы Игорь Никоноров.
Иң элек, сәхнәгә алкышлар астында олимпиадада катнашкан илләрнең әләмнәре чыгарылды.
Халыкара астрономия олимпиадасында катнашучылар дипломнарын РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының бөтенроссия һәм халыкара укучылар олимпиадалары кураторы Нина Свешникова тапшырды. Ул олимпиаданы ябу тантанасын ачып җибәреп, укучыларны, оештыру комитетын, жюри әгъзаларын Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән сәламләде. Нина Свешникова киләсе елда июль аенда Казанда 100 дән артык ил катнашуында информатика буенча халыкара олимпиада узачагын билгеләп узды. “Сез киләчәктә Россиядә чын мәгънәсендә олимпиада хәрәкәте үзәге булган шәһәрдә – Казанда булуыгыз белән горурланырсыз”, – дип мөрәҗәгать итте ул укучыларга. Ул ассызыклаганча, бүген халыкара олимпиада хәрәкәте киң колач җәя. Россиядә Президент, Хөкүмәт тарафыннан шушы хәрәкәтне үстерүгә зур игътибар бирелә.
III дәрәҗә диплом һәм медальләрне олимпиаданың жюри рәисе, физика-математика фәннәре докторы, КФУның Физика институты астрофизика һәм космик геодезия бүлеге җитәкчесе Наил Сәхибуллин тапшырды. Әлеге бүләкләргә 18 укучы лаек булды, алар арасында Россиядән Алексей Ярков, Алена Фидусь, Илья Чугунов, Виктор Зозуля, Татарстан вәкиле Игорь Никоноров бар иде.
II дәрәҗә медаль һәм дипломнарны ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева тапшырды. Аларны кабул итеп алган 16 укучы арасында Россия башкаласы Мәскәү командасын тәкъдим иткән Алексей Шепелев, Иван Старостин, Борис Билич бар.
I дәрәҗә диплом һәм медальләрне ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов тапшырды. Таиланд, Болгария, Корея укучыларыннан тыш, "алтын" бишлектә Россиядән Даниил Долгов та бар. Андрей Поминов чыгышында бу олимпиаданың көтеп алынган булуын һәм аны оештыручыларның катнашучыларга уңайлы шартлар тудыру өчен бик тырышуын билгеләп узды. “Сез киләчәктә ачачак астрономия объектлары исемендә Казанда узган халыкара олимпиада чагылыш табачагына ышанасы килә”, – ди ул. Андрей Поминов, яулаган урынына карамастан, барлык укучыларны тәбрикләп, аларны янә Казанга дәшеп калды.
Махсус номицияләр буенча дипломнар белән Россия Фәннәр академиясенең астрономия буенча фәнни советының гыйльми секретаре, Халыкара астрономия олииадасы рәисе Михаил Гаврилов бүләкләде. "Теоретик тур буенча иң яхшы нәтиҗә өчен" дипломына Мәскәүдән Иван Старостин, "Гамәли тур буенча иң яхшы нәтиҗә өчен" дипломына Мәскәүдән Борис Билич лаек булды. Шулай итеп, Казанда узган олимпиадада Россия укучылары 9 медаль яулады.
Олимпиаданы ябу тантанасы җыр-биюләр белән үрелеп барды. Татарстанның шактый танылган иҗат коллективлары, ансамбльләре дәртле биюләре, иң яхшы чыгышлары белән сөендерде.