Татар мәгарифе порталы
Сез монда
"Белем җәүһәрләре" бәйгесе быел алтынчы мәртәбә үзенең финалистларын игълан итә. Аларның саны быел - 46. Бәйгегә кабул ителгән 73 сайт арасыннан 46 интернет-проект жюри әгъзаларының хуплавын тапты.
Финалистлар исемлегенә күчәр алдыннан быелгы бәйге буенча кайбер статистик мәгълүмат белән таныштырып үтәргә телибез.
- Быелгы бәйге Татарстанның 19 районы һәм шәһәрен, Башкортстан, Самара, Оренбург өлкәләрен колачлады.
- Иң күп интернет-проект - Яр Чаллы шәһәреннән (15 проект).
- Бәйгедә 6 кеше икедән артык сайты белән катнаша. Иң яшь катнашучыга - 7 яшь (Яр Чаллы).
- Бәйгедә катнашучы 26 сайт - Jimdo, 16 сайт - ucoz платформасында ясалган.
- 17 сайт (23%) икенче дәрәҗә доменда, калган сайтлар өченче дәрәҗә доменда урнашканнар.
Бәйгенең оештыру комитетын шатландырган моментлар белән дә уртаклашасыбыз килә.
Беренчедән, бәйгенең рәсми сайты якын көннәрдә яңа платформа һәм дизайн белән эшләп китәчәк. Сайтның дизайн-макеты инде ясалган, хәзерге вакытта сайт хезмәт күрсәтү режимында эшли.
Икенче шатлыклы хәбәр - яңартылган сайтта бәйгенең гимны белән танышырга мөмкин булачак. Гимн сүзләре инде әзер, тантана үткәрү көне алдыннан гимнга көй дә язылыр, дип көтелә.
Ә хәзер инде сезне шатландырырга телибез һәм финалистлар исемлеген тәкъдим итәбез.
"Укытучы - җәүһәр" номинациясе (катнашучылар саны: 18)
- Айгөл сайты
- Мөнирә Садыйкова сайты
- Низамиева Әлфинур сайты
- Татар телен - "5"легә!
- Туган телдә данлап яшик туган җирне!
- Туган телем - татар теле
- Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә
- Якупова Йолдыз сайты
"Укучы - җәүһәр" номинациясе (катнашучылар саны: 7)
"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе (катнашучылар саны: 10)
- “Дуслык” балалар бакчасы
- Алтын компьютер
- Белем - бәхет ачкычы. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Антонова Нәфисәнең шәхси сайты.
- Белем башлангычтан башлана
- Спорт дөньясы
- Татар халык мәкальләренә таянып
"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе (катнашучылар саны: 10)
- "Илһам" газетасы
- Казан шәһәре Киров районының 15нче татар гимназиясе сайты
- Китапханәм
- Мөслимем - туган җирем
- Физика Дәүләкидә
- Хәзинә
"Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе (катнашучылар саны: 1)
"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе (катнашучылар саны: 15)
- "Игелек.ру" сайты
- "Идел" журналы
- "Калеб" яңа буын җыены
- "Сөембикә" журналы сайты
- Гыйлем - татарча фән-фәһем
- Кыйблам
- Мин татарча сөйләшәм
- Татар һәм рус телле “Самар татарлары” дип аталган мәгълүмат медиа-порталы
"Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе (катнашучылар саны: 4)
“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе (катнашучылар саны: 8)
- Intertat.ru сайтының "Татар галәме" сәхифәсе
- “Нигез ташым”
- Каһарманнар.ру
- Мөҗәһит сайты
- Туган телем - татар теле
- Хәтер
- Шагыйрә Гөлнара Әюпованың шәхси сайты
- Язучы-прозаик Фоат Садриев сайты
Финалистларны чын күңелдән котлыйбыз һәм 16 октябрь көнне сәг 11:00 дә Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театрында узачак тантанага көтеп калабыз!
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 1.68 MB |
Фикерләр
Раил Гатауллин
7 Октябрь, 2015 - 16:14
Permalink
Мәгариф идарәләре җитәкчеләренә хат
Хөрмәтле финалистлар!
Бүген Татарстан Республикасы муниципаль районнары башкарма комитетларының мәгариф идарәләре (бүлекләре) җитәкчеләренә хат юлланды. Әлеге хат (№ исх-1952/15 от 07.10.2015) финалистларны тантанага чакыру турында.
Файл әлеге яңалыкка беркетелгән.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
6 Октябрь, 2015 - 13:58
Permalink
Финалистлар игътибарына!
Хөрмәтле финалист укытучылар һәм укучылар!
Сезне 2015 елның 16 нчы октябренда 11:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 адресы буенча урнашкан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече залында узачак тантанага чакыру хатлары район мәгариф бүлекләренә кичә кич юлланган булырга тиеш. Шулай да, якын арада әлеге биттә дә хатның копиясен урнаштырырбыз.
Барлык финалистлар игътибарына! Сездән тантанага үзегез белән ИНН, паспорт һәм иминият таныклыгы нөсхәләрен алып килүегезне сорыйбыз, әлеге документлар министрлыкларга бүләк тапшырылу турында исәп-хисап тоту өчен кирәк булачак.
Ихтирам белән, бәйгенең оештыру комитеты рәисе Р.М. Гатауллин
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
6 Октябрь, 2015 - 00:26
Permalink
Хөрмәтле дуслар!
Хөрмәтле порталыбыз кулланучылары!
Чираттагы "Белем җәүһәрләре" бәйгесе быел инде ахырына да якынлаша. Жюри әгъзалары финалистларны билгеләделәр, тиздән, 16 октябрь көнне, бәйгенең җиңүчеләре белән дә таныша алырсыз, дип ышандыра алабыз.
Киләсе бәйгеләрне үткәрү, оештыру, яхшырту, аңа ярдәм күрсәтү буенча фикер-тәкъдимнәрегез булса, безнең белән элемтәгә керегез, офисыбызга кунакка килсәгез дә без бик шат булырбыз.
Эшлекле һәм файдалы тәкъдимнәргә без һәрвакыт шат, ә инде аларны аннары бергә тормышка ашыру тагын да күңеллерәк булыр, дип уйлыйм.
Порталыбыз һәм без оештырган чаралар гадел, белемле, акыллы, яхшы күңелле, әдәпле һәм тәрбияле кешеләрне бергә тупласын, андый кешеләр татар дөньясында арта барсын, дигән теләктә калабыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин