Татар мәгарифе порталы
Казанның иң өлкән лицее бүген зур кунаклар кабул итте. Сәбәп тә зур. Лицей быелгы уку йортын реставрация узган бинада башлап җибәрде. Укучылар, уку йортының педагогик коллективы өчен бу чын мәгънәсендә зур бүләк булгандыр.
2004 елда бина 70 процент тузганлыктан аны реставрацияләү планга кертелә. Казанның 1000 еллыгына әзерлек программасында лицей да була. Ләкин ремонт эшләрен быелгы уку елына гына төгәлли алганнар. Лицейның 3 катын тәмамлар өчен 187 миллион сум күләмендә акча тотылган. Бу сумманың 41 миллионы Казан шәһәре бюджеты, ә 5 миллионы Татарстан бюджеты хисабына җыелган.
Бинаны тантаналы ачу чарасына бүген Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин һәм күп кенә башка кунаклар килгән иде. Якын киләчәктә Казанда зур вакыйга – Универсиада көтелә. Бу чара турында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да ассызыклап үтте. “Без сездән спортта рекордлар көтмибез. Ләкин без сездән фәнни олимпиадаларда чыгыш ясавыгызны, җиңүләр яулавыгызны көтәбез", – диде ул.
Фәнни өлкәдә ачышлар ясарга, белем тупларга исә биредә бар шартлар да тудырылган. Мисал өчен, 25 урынлык уку залы, 18 мең китап–дәреслек сыешлы китапханә, шәхси типография. Шәхсән мин үз типографиясе булган мәктәпне моңарчы Йошкар–Оланың данлыклы мәктәбендә генә күргән бар иде. Лобачевский исемендәге лицей укучыларга җиң сызганып укырга гына кала.