Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казан федераль университетының “Уникс” мәдәни-спорт комплексында теоретик һәм гамәли механиканың фундаменталь проблемаларына багышланган XI бөтенроссия корылтаен ачу тантанасы уздырылды. Тантанада РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Фәнни форумны оештыру комитеты рәисе, Россия Фәннәр академиясе академигы Ирина Горячева корылтайны ачып, чарада катнашучыларны сәламләде, бүген Россиянең фәнни тормышында зур вакыйга булуын билгеләп узды. "Без Казанга мәңгелек һәм һәрвакыт үсештә булган фән - механиканың актуаль мәсьәләләре турында фикер алышырга җыелдык. Механика - техник алгарыш һәм барлык тармаклар - сәнәгать, авыл хуҗалыгы, транспорт, хәрби техника үсешенең нигезендә булган юнәлеш," - дип билгеләп үтте спикер. Ул ТР башкаласының корылтайны уздыру урыны буларак очраклы рәвештә сайланмавына игътибар юнәлтеп, республиканың барлык эшчәнлек төрләрендә, шул исәптән фәндә дә, бигрәк тә соңгы елларда уңышлы үсеш алуын, Казанның исә көннән-көн ямьләнә баруын ассызыклап узды. "Казанда үсеш ала торган фәнни мәктәпләр зур традицияләргә ия, Казан галимнәре арасында безнең илдә генә түгел, дөньякүләм танылу алганнары бар, алар үзләреннән алда яшәгән фән эшлеклеләренең гыйльми фикерләрен үстерә. Безгә Казан университеты ректоры булып торган бөек математик Лобачевский, Четаев, Мөштәри, Тумашев, Галимов, Нужин мәктәпләре яхшы таныш"- дип билгеләп узды Ирина Горячева. Ул искәртеп узганча, теоретик һәм гамәли механиканың фундаменталь проблемаларына багышланган корылтайның беренчесе моннан 55 ел элек, 1960 елда, Мәскәүдә, аннан соңгы фәнни чаралар шулай ук Мәскәүдә, аннан Киевта, Алматыда, Ташкентта, Пермьдә һәм соңгы икесе Түбән Новгородта үткәрелгән. Беренче корылтайлар 4 елга бер, Алматыдагысыннан башлап исә 5 елга бер уздырылган. Быел Россия илкүләм теоретик һәм гамәли механика комитеты президиумы чараның ешлыгын кабат 4 елга калдыру турында карарга килгән. Юкса, корылтай теоретик һәм гамәли механика буенча 2016 елда шулай ук августта Канадада булачак дөнья конгрессы вакытына туры килер иде, дип аңлатты Ирина Горячева.
Тантанада катнашкан Андрей Фурсенко РФ Президенты Владимир Путин сәламләү хатын укыды. "Илебез хаклы рәвештә теоретик һәм гамәли механиканы үстерүгә уникаль өлеш керткән галимнәр плеядасы белән горурлана. Аларның фундаменталь фәнни хезмәтләре күп кенә алдынгы технологияләрнең нигезен тәшкил итте, ил икътисадының, авиация, хәрби-сәнәгать комплексының нәтиҗәле үсешенә этәргеч бирде. Бу традицияләрне саклау, баету, илкүләм инжерлык техник мәктәпләре абруен ныгуту мөһим. Быелгы корылтай илнең фәнни тормышында, профессиональ җәмәгатьчелектә истә калырлык вакыйга булыр, аның нәтиҗәләре тикшеренү, гамәли педагогик эшчәнлектә киң файдаланылыш табар дип ышанам"- дигән сүзләр бар иде рәсми хатта.
Андрей Фурсенко чарада катнашучыларны механика өлкәсендә фәнни эшчәнлеге белән илебезне таныткан галимнәрнең исемнәрен онытмаска, алар белән горурланырга өндәде. "Механика - яшь фән. Ник дигәндә, ул барыбызга да таныш булган юнәлешләрне генә колачламый. Бүген механиканың бер өлешенә әверелгән заманча юнәлешләр дә шактый. Климат, әйләнә-тирә мохит, файдалы казылмаларны файдалану, яңа продуктлар булдыру - боларның барысы механикага бәйле. Бу - тормышыбызның барлык өлкәләрендә кулланырлык модельләрне төгәл төзи торган фән," - дип искәртте Россия Президенты ярдәмчесе үзенең чыгышында.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, Казан чираттагы мәртәбә бик җаваплы миссиягә лаек булды - корылтайны оештыручылар башкалага фәнни чараны уздыру бурычын ышанып тапшырды. ТР Дәүләт Советы Рәисе соңгы елларда Татарстанның, Казанның динамик рәвештә үсеш алуы, уңышлары турында бәян итте. "Татарстан Фәннәр академиясендә берләшкән, Казан федераль университетында, башка профильле югары уку йортларында хезмәт куючы галимнәр башкаланың теоретик һәм гамәли механиканың фундаменталь проблемаларына багышланган бөтенроссия корылтаен үткәрү хокукын Татарстан яулавын белгәч, рухланып, җанланып китте," - диде ул әлеге фәнни чараның Казан механика мәктәбе, Казан галимнәре абруен тагын да югары дәрәҗәгә күтәрәчәген ассызыклап. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, бүген дәүләт хакимияте органнары практик эшчәнлегендә иң дөрес, зирәк чишелешләрне эзләүгә, өстенлекләрне билгеләүгә галимнәрне җәлеп итмичә эшли алмый.
ТР Дәүләт Советы Рәисе корылтай делегетларына ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды. Хатта ассызыкланганча, механика өлкәсендәге тикшеренүләр җәмгыятьтәге мөһим, актуаль проблемаларны хәл итүгә юнәлтелә, заманча машина төзелеше, энергетика, нефть химиясе, төзелеш, транспорт, аэрокосмик тармакның уңышлы үсеше өчен гаять зур әһәмияткә ия. "Татарстан Республикасы башкаласы элек-электән Россиядә механиканы үстерү үзәге буларак билгеле. Төрле елларда Санкт-Петербург Фәннәр академиясе әгъзасы Попов, профессор Громеко, Котельниковлар һәм Лаврентьевлар династияләре, Четаев һәм Чеботарев һ.б. галимнәр эшләгән. Хәзерге вакытта аларның традицияләрен Татарстанның әйдәп баручы вузлары, шулай ук Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге Механика һәм машина төзелеше интитуты хезмәткәрләре дәвам итә. Әлеге форум үткәрелгән тикшеренүләрнең нәтиҗәләре буенча фикер алышу, механиканың бер-берсенә бәйле юнәлешләренең үсеш өстенлекләрен билгеләү мөмкинлеген тудырыр, фундаменталь фән өлкәсе белгечләренә хезмәттәшлек элемтәләре булдыру өчен дә нәтиҗәле мәйдан булыр дип ышанам" - диелгән иде Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатында.
Корылтайны ачу тантанасында шулай ук КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Абдуллин, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ президенты Юрий Гортышев һ.б. чыгыш ясады.
Искәртеп узыйк: корылтайны КФУ, Россия илкүләм теоретик һәм гамәли механика комитеты, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге Механика һәм машина төзелеше интитуты, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ, ТР Фәннәр академиясе оештырган.
Быелгы фәнни чара җәмгысе 4 секциягә бүлеп үткәрелә: “Гомуми һәм гамәли механика”, “Сыеклык һәм газ механикасы”, “Деформацияләнә торган каты җисем механикасы”, “Фәнара секция”. Чара программасына 1,3 меңләп доклад кертелгән. Чыгыш ясаучылар арасында Роберт Нигъмәтуллин, Валерий Козлов, Андрей Лагерьков кебек дөнья күләмендә билгеле Россия галимнәре дә бар.
Моннан тыш, корылтай кысаларында яшь галим-механикларның III бөтенроссия мәктәбен һәм теоретик һәм гамәли механика буенча Россия илкүләм комитетының гомуми җыелышын уздыру да күздә тотыла. Корылтайның соңгы көне - 24 август.