Татар мәгарифе порталы
Казанның Идел буе районы 83нче лицеенда “Ел укучысы-2015” шәһәр конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Бу исемгә Казанның Яңа Савин районы 7нче лицей-интернат укучысы Евгений Кива лаек булды. Конкурсантларны, аларның җанатарларын һәм кунакларны Казан шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин сәламләде.
Беренче конкурста укучылар үзләре турында “Минем дөньяма рәхим итегез” дип аталган презентация тәкъдим иттеләр. “Казан шәһәренең иң яхшы ел укытучысы-2015” укытучылар осталыгы конкурсы җиңүчесе Наталья Смирнова исә катнашучылар арасында “Иң яхшы укытучыга – иң яхшы укучы” бәйгесен оештырды. Биредә укучылар үзләренең креативлыкларын күрсәтте. Гражданлык позицияләрен алар “Мин хәтерлим... Мин горурланам” конкурсында чагылдырды. Шулай ук катнашучылар блицтурнирда көч сынашты. “Уңыш формуласы” остаханәсе исә соңгы сынау булды.
Нәтиҗәдә, “Дипломатик йөреш” номинациясендә Инна Бурова (Авиатөзелеш районының 145нче лицее), “Дипломатик стиль” номинациясендә Карина Насыйбуллина (Мәскәү районынының 122нче гимназиясе), “Дипломатик ныклык” номинациясендә Камилә Сөләйманова (Совет районының 121нче лицее), “Дипломатик белем” номинациясендә Дмитрий Садыков (Вахитов районының 131нче лицее), “Дипломатик карар” номинациясендә Гадел Халиков (КФУның IT-лицее) һәм “Дипломатик караш” номинациясендә Кирилл Устюшкин (Киров районының 70нче мәктәбе) җиңү яулады. Барлык катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе.