Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Киң, алкын Иделнең сул ягында, текә яр буенда, Кама койган җирдән 30 км түбәнрәк, ерак-ераклардан ап-ак таш хәрабәләр күренеп тора. Борынгы Бөек Болгар шәһәренең (Шәһре Болгарның ) калдыклары ул. Бу шәһәр үз исемен хәзерге татар халкының элгәрләре булган болгар халкы исеменнән ала. Болгарлар 9-14 йөзләрдә Урта Идел буенда һәм Каманың түбән агымында Идел буе Болгар дәүләте дигән илдә яшәгән. Берничә гасыр буена бу дәүләтнең башкаласы Болгар, яки, борынгы рус елъязмалары буенча, Бөек Болгар шәһәре булган.
Хәзерге вакытта ул урында Болгар авылы тора. Авыл тирәсендә зур шәһәр җимерекләре бар. Кайчандыр шаулап торган шәһәрнең әле 14 нче гасырда-15 нче гасыр башында төзек булган хәрби ныгытмалары һәм урлары инде ишелеп беткән, чокыр һәм өемнәр генә калган; шулар тирәсендә җимерек биналарның калдыклары, берничә таш корылма күзгә ташлана, аларның күбесен инде туфрак баскан. Борынгы шәһәрдән әнә шундый хәрабәләр генә калган.
Тарихның мәңгегә тынып калган мәһабәт бу шаһитларын күргәч, дулкынланмыйча мөмкин түгел. Биш гасыр буена җыела килгәнҗир катламнары һәм ут-янгын көлләре астына шәһәрдәге борынгы тормыш эзләре-мичләре һәм базлары белән агач өй калдыклары, көнкүреш кирәк-яраклары, эш кораллары, һөнәрчеләрнең эш урыннары, төрле калдык-постыклар, урамга түшәлгән ташлар, су үткәргеч торба калдыклары, таш бина нигезләре тагын да күбрәк. Идел буе Болгар дәүләте турында болгар язма документлары сакланмаган. Рус елъязмаларында, гарәп географлары һәм сәяхәтчеләренең әсәрләрендә Идел буе Болгар дәүләтенә һәм аның башкалалары Болгар белән Бүләргә кагылышлы мәгълүматлар ифрат аз. Шуңа күрә борынгы заманда Урта Идел һәм Тбән Кама буйларында яшәгән халыкның күпьяклы политик, социаль һәм экономик тормышы археологик һәм тарихи-архитектур тикшеренүләр юлы белән генә өйрәнелә. Идел буе Болгар дәүләтенең иң зур политик һәм культура үзәкләреннән берсен өйрәнү болгар халкының һәм аның варисы булган Казан татарлары тормыш-яшәешенең төрле якларын аңлата торган бай материал бирә, күрше халыклардан чуваш, мари, удмурт, мордва һәм башкортларның чыгышын һәм тарихын ачыкларга ярдәм итә. Менә шуңа күрә дә Совет хөкүмәте тарафыннан бу шәһәренең хәрабәләрен өйрәнү аеруча зур игътибар бирелә.
1969 елда Болгар шәһәренең бөтен территориясе тарихи-архитектура тыюлыгы дип игълан ителде.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Болгар истәлекләре | 13.12 KB |
- Караулар саны: 7001
- Бастыру