Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Белем.ру оешмасы Татнетны үстерү фонды ярдәме белән 2014 елның беренче айларыннан ук порталга килгән ресурсларның иң яхшыларын сайлап алу бәйге-акциясен оештырып җибәргән иде. Әлеге чараның максаты - интернет челтәрендә татар телле ресурсларның сыйфатын үстерү, татар телендә белем бирү өчен сыйфатлы ресурслар санын арттыру, әлеге ресурс авторларының хезмәтләрен билгеләп үтү һәм таныту.
Ай саен (җәйге каникуллардан кала) ресурслар тавыш бирүгә куелды, портал кулланучылары үзләренә ошаган ресурслар өчен тавыш бирделәр һәм әлеге ресурсларны таныту алып барылды. Җиңүчеләргә махсус сертификатлар һәм фондның истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Шул рәвешле, 2014 елда республикабызның алты районыннан 8 мәгариф ресурсы Белем.ру порталында "Айның иң яхшы ресурсы" исеменә лаек булдылар:
- Киләчәк – бүгенге көн ул (укыту-тәрбия эшендә Р.Фәхреддин мирасын файдалану) - Сарман районы;
- Сингапур методикасы белән үткәрелә торган татар теле дәресе (4 нче сыйныф, рус төркеме) - Апас районы;
- «Кеше булып кала бел!» темасына Т. Миңнуллинның «Акбур» хикәясе аша бәйләнешле сөйләм үстерү - Арча районы;
- Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре - Әлмәт районы;
- Шагыйрә Клара Булатова иҗатының бүгенге көндәге урыны - Әлмәт шәһәре;
- Белем бәйрәме - Лениногорск районы;
- «Башваткыч» уены - Кукмара районы;
- Исемнең килеш белән төрләнеше - Арча районы.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Ниһаять, әлеге ресурслар арасыннан да иң-иң яхшысын сайлап алу вакыты килеп җитте. Әлегә мондый дәрәҗәдә бәйге-акция Белем.ру порталында беренче мәртәбә үткәрелә. Без аны "2014 елның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясе дип атадык.
2014 елның иң яхшы ресурсын сайлап алу ике этапта үтәчәк. Беренче этапта бәйгедә катнашучы сигез ресурс арасыннан иң яхшы өч ресурс сайлап алыначак, ул, гадәттәгечә, Белем.ру порталында үткәрелә. Әлеге этапта барлык Белем.ру порталы кулланучылары - укытучылар, студентлар, укучылар, татар мәгарифе белән кызыксынган кешеләр катнаша ала. Беренче этап нәтиҗәләре 1 февраль көнне билгеле булачак.
Бәйгенең икенче этабы мәгълүмати-ресурслы "Татар иле" социаль челтәренең яңартылган Аралашу бүлегендә үткәреләчәк һәм тавыш бирүдә бөтен дөнья татарлары катнаша алачак. Ягъни, өч иң яхшы ресурс дөньякүләм танылу алачак. "2014 елның иң яхшы ресурсы" исемен яулаучы ресурс март аеның беренче көннәрендә билгеле булыр дип планлаштырыла.
"2014 елның иң яхшы ресурсы"н сайлауда катнашу өчен http://belem.ru/best_2014 адресы буенча тавыш бирү битенә күчегез, ресурслар белән танышып чыгыгыз һәм үзегезгә аеруча нык ошаган ресурс өчен үз тавышыгызны бирегез. Исегезгә төшерәбез, берьюлы берничә ресурс өчен тавыш бирергә мөмкин.
Бәйгедә катнашучы ресурс авторларына уңышлар юлдаш булсын! Тавыш бирүнең гадел булуын, чыннан да иң яхшы ресурс әлеге исемгә лаек булуын теләп калабыз.