Татар мәгарифе порталы
Сез монда
- Исәнмесез, укучылар! Узган дәрестә без сезнең белән күренекле шагыйрь Р. Харисның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Бүгенге дәрестә дә аның турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез, аның иҗатына кагылышлы тәнкыйть мәкаләләре белән танышырбыз. Укучылар, ә нәрсә ул тәнкыйть?
- Башкача әйтсәк, тәнкыйть ул критика дигән сүз, нинди дә булса язучы иҗатына карата үз фикереңне белдерү: я хуплау, я кире кагу. “Тәнкыйть – кирәкле шәйдер”, – дигән Г. Тукай.
- Әйе. Фәннирәк итеп әйтсәк, тәнкыйть ул – әдәбият белеменең бер тармагы; әдәби иҗатның әдәби әсәргә чорның гыйльми-нәзари һәм иҗтимагый-сәяси, эстетик-әхлакый нормаларыннан чыгып бәя бирүче, әдәби хәрәкәттәге күренешләрне аңлатучы бер төре. Тәнкыйтьчеләр алдына һәрвакыт бик әһәмиятле бурычлар куела. “Тәнкыйтьче булыр өчен, әлбәттә, үзләре дә әдәбият гамәлендә күп ат уйнаткан тәҗрибәле һәм әхлаклы кеше булуы таләп ителә”, – дип язган Г. Тукай.
Р. Харис алтмышынчы елларның урталарында ук үз шигъри авазын ишеттергән, шигырьдәге үзенчәлекле кыю эзләнүләре белән әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә юнәлткән һәм бәхәсләр уяткан шагыйрьләребездән. Тәнкыйтьчеләр аның шигъри әсәрләре заманча үткен яңгырашлы булуы, образлы фикерләүдәге яңача алымнары, кыю метафоралары һәм чагыштырулары, форма өлкәсендәге оригиналь табышлары белән җәлеп итүен билгеләп үтәләр. Укучылар, сез Р. Харисның биографиясе белән яхшы таныш, ул нинди вазифалар башкарган әле?
- Ренат Харис гомере буе җаваплы хезмәтләр башкара. Ул 60 нчы еллар ахырында “Яшь Ленинчы” газетасының җаваплы секретаре, аннан – Язучылар берлегенең рәис урынбасары, Татарстан культура министры урынбасары, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире булып эшли.
- Рәхмәт, бик дөрес. Ул башкарган вазифалар әле моның белән генә чикләнми, тагын ниләр өсти аласыз?
- Р. Харис “Татарстан хәбәрләре” газетасының баш мөхәррире, Татарстан Дәүләт Советының рәис урынбасары да була. 1990 нчы елдан бирле ул Татарстан халык депутаты.
Рәхмәт! Чыннан да, Р. Харис башкарган хезмәтләр бихисап күп. Равил Фәйзуллин үзенең бер тәнкыйть мәкаләсендә менә нәрсә дип яза (презентациядә күрсәтелә):
“Безнең арада болай озак еллар буе дәүләти вазифалар башкарган шагыйрь юк та сыман. Халыкча әйтсәк: түрә шагыйрь. Белүемчә, бу статусның күп җайлы яклары белән бергә, шактый үзгә кыенлык-тыенлыклары да бар: һәрдаим мәгълүм кысаларда тота торган рәсмилек, сәяси манипуляцияләргә әзер булу, мәҗбүри этикет... Тауның башынарак менгән саен, җилләр көчлерәк! Шундый юл сайлагансың икән... Әмма түрәлек китә торган нәрсә, шигырь кала, шагыйрь кала...” (Р. Фәйзуллин “Заманга иш иҗат. Шагыйрь портретына кайбер штрихлар” - “Казан утлары”, 2001 ел, №5).
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 23.99 KB |