Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Вакыт үтә. Буыннарны башка буын алмаштыра. Хуҗалары белән бергә аларның күңел дөньясы да юкка чыга. Яңа буын кешеләре күңеленнән тарихның башка вакыйгалары үтә. Бу вакыйгалар, үз чиратында, шулай ук күңелләрдә үз дөньяларын тудыралар. Ләкин алдагы буын кичергән кичерешләр байлыгы тарихның үз вакыйгалары кебек югалмый. Алар халык күңелендә саклананалар. Буыннарның эчке дөньясы шулай ялгана. Хисләр искермиләр. Тарихның бер чорыннан икенчесенә күчә генә баралар, яңаралар, тулылана гына баралар. Кеше өметсез яши алмый. Ул матур табигать кочагында матур киләчәк, бәхет көтеп тормыш итә. Ә матурлык үзе бер матурлык тудыра. Табигатьнең матурлыгына сокланабыз! Әле ничек кенә сокланабыз! Ә мондый әсәрләр озак яшиләр, яшәрәләр.
Туган ягым - бишегем минем. Туган ягым – ул минем туып үскән, әбием, әнием яшәгән төбәк. Шуңа якын күңелгә. Анда гына җилләр иркәли, чишмәләре челтери-челтери мине сәламли, кошлары җырларын бүләк итә. Таң әтәчләре тавышланып уята да, әнә тыңла дип, табигать кочагына озата. Күкләрдә йолдызлар сүнә. Туган җирем өстенә яңа көнгә яңа теләкләр белән Кояш күтәрелә.
Гаҗәеп матур таңнарда үсемлекләр дөньясы! Үзләренең матурлыгы, таңнарында тирә-якка сипкән хуш исләре, таҗларындагы чык тамчылары белән кочып-кочып сөя. Инеш буендагы таллар арасында йөзеп йөргән үрдәкләр, һавада тыныч кына талпына-талпына балыкларны күзәтүче акчарлаклар миңа таңның сәламнәрен, нәфис теләкләрен җиткерәләр сыман. Иртәнге саф һава, үзенең җиңел сулышы белән кочагына алып, әкрен генә баштан сыйпый, чәч толымнарына чыклардан энҗеләр элеп куя.
Болын – чәчәкләр иле. Кайный, шаулый, гөрли тормыш болында. Әйе, әйе! Чыннан да шулай. Һәр агач, һәр үлән тавышлана, шаулаша, үзара сөйләшә, бәхәсләшә. Карагыз! Карагыз! Нинди якты матур кояш! Болай булса, тизрәк үсәбез дә, чәчәкләребезне ачып җибәрәбез. Ямьләнә җиһан, хуш исләр белән тула тирә-як.Таҗларыбыз төсләренең матурлыгына кызыкмаган, сокланмаган бер генә бөҗәк тә юк. Очып килеп куналар да, кочагыбызга кереп чумалар. Безнең яныбызда үзләренең яратуларын бер-берсенә аңлатып туя алмыйлар. Күбәләкләр парлаша, коңгызлар табыша, чебен-черкиләр дә калышмый, чикерткәләр сикерешә... Ә бал кортлары?! Алар турында сөйләп бетереп тә булмый: әле берсе, әле икенчеләре килеп куна. Нидер эзлиләр кытыклый-кытыклый, тагын очып китәләр, тагын килеп куналар. Безне суырып-суырып үбәләр дә, тәмле баллы нектарыбызны каядыр алып китәләр. Яныбызда – чикерткәләр. Әй сикерешәләр, уеннан алар һич туймыйлар: җитезләр һәм шуклар. Кошлар өчен дә без – дуслар. Оя коралар: нәни-нәни бәбиләр чыгаралар. Үләннәр, чәчәкләр арасында яшеренеп кенә үсәләр бәбкәләр, алар өчен аш була матур-матур бөҗәкләр. Кайный тормыш болында,
рәхәт тормыш чәчәкләр илендә!
Чәчәкләр! Чәчәкләр! Чәчәкләр! Бу сүзләрне ишеткәч үк, күз алдына матурлык килеп баса. Әйе, әйе, матурлык! Аллы-гөлле хуш исле матур болыннар, елга-күл, болыннар... Бизи алар кыр-урманнарны, болыннарга келәм җәеп куя. Тау битләренә көршән яга, ука җепләр белән чигешли: башларына “калфак”, “түбәтәйләр” кидереп куя. Су өсте дә бизәксез калмый. Су хуҗасы тырышып-тырышып төнбоеклардан үзенең рәсемен чигеп куя. Төнбоекларның эре-эре яфраклары күл патшабикәләре өчен яшел кораб. Менеп утыралар да, талгын гына искән таң җилендә тирбәләләр, ара-тирә җырлап та җибәрәләр “ба-ка-ка, ба-ка-как“. Нинди матурлык безнең күлебездә, диеп чын күңелләреннән мактаналар алар. Чәчәкләр, чәчәкләр! Искиткеч матур тереклек ияләре!Бер-берсе белән ярдәмләшеп яшиләр, кайчагында бер-берсенә дошман да була беләләр: бер төр үсемлекләр икенче төрдәгеләрен кысрыклап чыгаралар. Кешеләр белән дә уртак тел табып яшиләр. Алар үз телләрендә безнең белән сөйләшәләр, үз телләрендә аңлаталар безгә әйләнә-тирәбездәге үзгәрешләрне. Бездән күзәтүчәнлекне тәлап итәләр. Кояш белән бергә уяналар, көне буена ачык бизәкләр төшерәләр, кичләрен йомылып йокыга талалар.
Күзәт! Күзәт, безне! Без күп нәрсәләр турында хәбәр итәбез. Сезгә вакыт турында да, яңгыр турын да хәбәр җиткерәбез. Билгеле бер вакытта ачылабыз һәм ябылабыз.
Кыр чәчәкләре. Яратам мин кыр чәчәкләрен. Нигә шулайдыр, аңлата алмыйм. Әллә ирекле булып үскәнгәме, әллә аерым бер матурлыкка ия булгангамы?! Яратам мин аларны, яратам! Бәлки, тирә-якка сихри тәмле ис сипкәнгәдер. Алардан аңкыган тәмле хуш исләрне иснәп туеп буламы соң? Иртә белән җиңелчә генә хушбуйларын сибәләр дә, иркәләп йокыдан уяталар. Көн урталарында, кояш нурлары астында баш әйләндергеч, ә кич белән саф һәм җиңелчә ноталардагы күңел тынычландыргыч исләр белән җиһанны үзенә караталар.
Гаҗәеп бер дөнья !Чәчәкләр һәм Кешеләр! Чәчәкләр – кешелек дөньясының бизәге. Алар Кешеләрне аңлыйлар кебек. Ә без? Кешеләр? Аңлыйбызмы соң аларны?
Аңлыйбыз да, аңламыйбыз да. Аңламыйбыз, чөнки алар кыргый чәчәкләр. Үзебез утыртып үстергән чәчәкләребез безгә кадерлерәк. Иркәлибез без аларны. Кыргый чәчәкләр алар янына “кунакка килсә”, елкып ташлыйбыз. Ә алар тагын тереләләр: “Гүя, без бит аларның башлангыч бабалары – нәсел башы”, – дияләр кебек.
Хәзер аңлый башладым бугай. Ни өчен яратам мин аларны? Иркен киң кырлар, болыннар кочагында, җилләрдә иркәләнеп яшиләр алар. Бернәрсә, беркем алдында да башларын имиләр, ә киресенчә,әйләнә-тирәдәге җан ияләренә рәхәтлек бирәләр. “Яшәү” дигән төшенчәне шулай аңлыйлар алар. Авырлыклар килгәндә дә югалып калмыйлар, көрәшәләр” яшәү” өчен: тамыр, сабак, яфрак калдыкларыннан тамыр җибәреп, тагын үсеп китәләр. Үз нәселләрен югалтмыйлар, шулай саклыйлар.
Ә Кешеләр! Аң дәрәҗәсе югары булган затлар?! “Яшәү” өчен көрәшне башкача аңлыйлар, башкача гомер итәләр, Әмма, без, барыбыз да үсемлекләр алдында баш иябез. Чөнки аларның хуш исләре дә, таҗларының төсләре дә, тамыр, яфрак, сабаклары да безнең өчен файдалы.
Без, Кешеләр, аларны юк итү максаты гына куеп яшәмик, ә файдасы ягыннан үзебезгә дуслар итик!