Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татар лексикологиясе – шактый үскән һәм алга киткән фән өлкәсе. Хәзерге вакытта татар теленең лексик составы төрле юнәлештә, төрле аспектларда тикшерелә.
Беренче чиратта, сүзнең мәгънә үсеше, үзгәреше белән бәйле хезмәтләрне атап үтәргә кирәк. Болар - күпмәгънәлелек, синоним, антоним һәм омонимнарга кагылышлы мәкаләләр, фәнни монографияләр һ.б.
Татар теле фразеологик берәмлекләргә, канатлы сүзләргә бик бай. Аларның төрләре, структур-семантик үзенчәлекләре, алынмалары шактый урын алып тора. Бу алынмаларның катламнары, аларның керү юллары турында шулай ук аерым мәкаләләр, аерым тикшеренүләр җитәрлек.
Җәмгыятебездә барган кискен иҗтимагый-социаль үзгәрешләр турыдан-туры телебезгә дә тәэсир итә. Шуның нәтиҗәсе буларак, телдә яңадан-яңа сүзләр пәйда була, искеләре кире әйләнеп кайта. Бу киң җәмәгатьчелектә, вакытлы матбугатта, язучылар, әдипләр чыгышларында даими чагылыш таба. Бигрәк тә соңгы елларда гомумкулланылыштан төшкән, ә хәзер кире әйләнеп кайткан гарәп-фарсы алынмалары тирәсендә кызу бәхәсләр бара. Җәмәгатьчелек кайбер газета-журналларны “Гарәпчә-татарча-русча сүзлек”тән башка укып та булмый дип тәнкыйтьли. Шуңа күрә, бу өлкәгә кагылышлы фәнни мәкаләләр, диссертацияләр әледән-әле дөнья күреп тора.
Шулай итеп, күзәтүләрдән күренгәнчә, татар лексикологиясенең бай һәм күпкырлы өйрәнү тарихы бар. Ләкин аерым бер сүзне алып, аны монографик планда тикшерү кебек эшләр әле бөтенләй башкарылмаган. Безнең тикшеренергә алынган өлкәбез нәкъ шундыйларның берсе – бер сан сүзенең семантик, стилистик үзенчәлекләренә багышлана.
Кешелек дөньясы, аңлы зат буларак, цивилизациягә таба олы адымын саный башлау сәләте белән ясаган. Дөрес, борынгы кешенең примитив аңы предмет һәм аның санын, исәбен бербөтен итеп кабул иткән. Ике мамонт, ике таш кебек мисаллардагы ике җанлы-җансыз предметның конкрет аерылмас өлеше булып күзалланган. Бик күп гасырлар үткәч кенә, сан, исәп, конкрет предмет, күренеш абстраклашып, кешенең аңында аерым урын алган.
Сан, беренче чиратта, исәпләү белән бәйле. Исәпнең башы бар, ә ахыры юк. Без көндәлек тормышыбызда гына санның ахыры бар дип уйлыйбыз. Ләкин объектив исәпнең чиге юк. Мәсәлән, күктәге бер йолдызны беренче дип алып соңгысына кадәр барып җитә алабызмы?
Димәк, санауның башы бар, ахыры юк. Ә саный, исәпли башлау «бер» саныннан башлана. Бу сан шул ягы белән калган төгәл саннардан аерылып тора да. Тел практикасында аның санау функциясе бик киң таралмаган да. Мәсәлән: Бу китапларның берсен генә сатып алдым җөмләсендә, дөрестән дә, «бер» саны санау функциясендә килгән. Бик матур күлмәк сатып алдым әле үземә җөмләсендә исә, бу күлмәкнең саны бер генә икәнлеге сөйләүчегә дә, тыңлаучыга да төгәл мәгълүм булгач, контекстта бер сүзен куллануның әһәмияте юк та.
Бу бер санының гади исәпләүдән тыш телдә кулланылыш даирәсе бик киң. Шуңа күрә, әле бу өлкәгә караган тикшеренүләрнең юклыгын истә тотып, бу проблеманы аерым тикшерүнең актуальлеге бар дип уйлыйбыз. Шуннан чыгып, эшебезнең максатын болай дип билгеләдек: татар телендә бер сүзенең кулланылыш үзенчәлекләрен, аның лексик мәгънәсен билгеләү. Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар йөкләнде:
- бер сүзенә семасиологик характеристика бирү;
- бер сүзе катнашкан мәкаль һәм әйтемнәрне, фразеологик берәмлекләрне тикшерү;
- ‘бер’ компоненты кергән барлык берәмлекләрне туплау һәм хезмәтнең кушымтасына теркәү.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татар телендә ‘бер’ компоненты катнашында ясалган сүзләр, фразеологик берәмлекләр | 623.77 KB |