Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Тел язмышы – милләт язмышы” – дип тик торганнан гына әйтмиләр. Бу барыбызны да борчыган мәсьәлә. Шуларның тагын берсенә тукталып китәсем килә. Мин үзем Биектау районының Чыпчык авылында яшим. Безнең авылыбыз рус авылы, ләкин ярты авылыбыз татар кешеләре. Мондый күренешләр аз түгелдер дип уйлыйм. 1994 нче елда безнең авылыбызда татар сыйныфлары ачылды. 2006 һәм 2007 нче елларда татар сыйныфларындагы укучылар мәктәпне тәмамлап чыктылар. Бу сыйныфларда укыган укучылар барысы да яхшы билгеләренә генә мәктәпне тәмамладылар, төрле вузларда укыдылар. Алар барысы да тормышта үз урыннарын таптылар, җәмгыятькә файдалы кешеләр булдылар. Араларында төрле һөнәр ияләре бар. Ләкин хәзер ата-аналар балаларын татар сыйныфына бирергә теләмиләр, чөнки имтиханнарны рус телендә бирергә кирәк. Шунлыктан татар сыйныфлары ябылды. Татар сыйныфлары рус сыйныфлары белән кушылды.
БДИ (Бердәм дәүләт имтиханы)ны бирү күп кенә укучыларны борчый һәм куркыта. Шунлыктан, күп кенә укучылар 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, мәктәптә укырга теләмиләр. Башка уку йортларына яки эш эзләргә чыгып китәләр. Ә татар мәктәпләрендә бу эш бигрәк тә аяныч хәлдә тора, чөнки имтиханнарны рус телендә бирергә кирәк. Бу укучылар өчен бик авыр. Шуңа күрә 10 нчы, 11 нче сыныфларда укучылар аз калганлыктан мәктәпләр ябыла яки төп мәктәп кенә булып кала. Мәсәлән, безнең районыбызда да андый мәктәпләр бар. Чыршы, Ташлы Кавал гомуми урта белем бирү мәктәпләре төп мәктәп итеп кенә калдырылды. Кайсыбер авылларда мәктәпләре бөтенләй ябылды. Зур Киектә, Кече Солабашта төп мәктәпләр бетерелде. Өнсә авылында башлангыч мәктәп кенә калды. Аз балалы Яңавыл, Сасмак, Калинино авылларында башлангыч мәктәпләр дә ябылды. Алдагы елларда бу мәсьәлә күп кенә мәктәпләргә кагылачак. Әлеге мәктәпләргә игътибар итсәк, аларның күбрәге татар мәктәпләре. Мәктәпләрне ябу татар авылларының бетүенә китерә. Чөнки кешеләр, үзләренең балалары турында уйлап, мәктәпле урыннарга күчеп китәләр. Авылда яшь гаиләләр калмагач, аның тарала һәм юкка чыга баруы көн кебек ачык. Мәктәп юк икән – авыл да юк, дигән сүз. Бу күрсәткечләр шуны раслый.
Безнең бүгенге яшәешебез, уебыз, теләкләребез, гамәлебез бары бер генә максатка – милли телебезне саклау, үстерүгә юнәлтелергә тиеш.
Тел ул – бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзеңә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк.
Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – зыялы һәр кешенең изге бурычы.
Бүгенге көндә телебездәге ялгышларның күбесе татарларның, нигездә, ике телле булуы, ягъни туган телләрендә дә һәм рус телендә дә сөйләүләре, язулары белән бәйле. Рус телендә эш итә торган татар кешесе еш кына үзе дә сизмәстән туган теленә урынсызга рус сүзләре китереп кертә, һәм ул рус телендәге әйләнмәләрне, әйтемнәрне ялгыш (хәрефкә – хәреф) тәрҗемә итеп, туган тел өчен табигый булмаган әйтемнәр, сүзтезмәләр куллана башлый. Шулай итеп, татар телендә табигый булмаган, ясалма әйләнмәләрнең саны көннән-көн арта бара. Телнең бозылуы дәвам итә.
Телебезгә кагылышлы мондый афәттән котылу юлы – ике телле кешеләрнең ике телне дә яхшы үзләштерүләренә, һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен белүләренә ирешү.
Кызганычка каршы, татар теленең даирәсе кими. Татар – бик практик халык. Әгәр дә кеше җәмгыятьтә татар теленә ихтыяҗ кимегәнен сизә икән, ул тиз арада үзенә кирәкле булганын үзләштерә. Бездә кеше кирәкме, юкмы дип тел белән сатулашырга күнеккән. Андый караш булырга тиеш түгел. Тел ул – мирас, ата-бабаларыбыздан калган казаныш, дәүләт эшләрен алып баручы, иҗат итүче. Туган телгә, мәдәнияткә мөнәсәбәтне бишектән үк тәрбияләү мөһим. Әгәр дә телгә карашыбызны үзгәртмәсәк, ул югала баруын дәвам итәчәк.
Татар теле гаиләдә сакланып калырга тиеш дип билгеләп үтәргә яраталар. Минемчә, бар нәрсәне дә гаиләгә генә кайтарып калдырырга ярамый, дәүләт күләмендә дә чаралар күрергә кирәк.
Фәнни-эзләнү эшемне язганда, мин үземә түбәндәге нәтиҗәләрне ясадым:
Иң элек милләттәшебез, бөек шәхес Садри Максуди сүзләре белән әйтәсем килә: “Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап, без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер”.
Икенчедән, татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.
Өченчедән, татарлар инглиз телен тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнә, чөнки инглиз телендәге һ, ң, вау, къ, гъ авазлары безнең телебезнең дә байлыгы булып тора.
Дүртенчедән, телебезне чит илләрдән килеп махсус өйрәнүчеләр дә шактый бит. Казан дәүләт университетында “Татар телен өйрәнү” кафедрасы бар. Анда укырга АКШ, Кытай, Вьетнам, Германия кебек илләрдән киләләр. Татар телен өйрәнү алар өчен төрки телләргә, төрки халыкларга чыгу, тарихны, тел үзенчәлекләрен өйрәнү өчен кирәк икән.
Минем уйлавымча, бүген татар халкы ниндидер бер чик алдында тора. Әгәр без бүген берләшеп, низаг һәм ыгы-зыгыларны онытып, милләт язмышы, аның киләчәге турында ныгытып уйланмыйбыз икән, безнең хәлләр бик тә мөшкел булачак. Безгә инкыйраз янамасын иде!
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Тел язмышы - милләт язмышы | 17.37 KB |