Татар мәгарифе порталы
Россиядә күп еллар үткәрелеп килә торган "Ел укытучысы" бәйгесенең быелгы җиңүчесе - Татарстан Республикасы Норлат районының 1 нче номерлы урта мәктәбендә биология фәнен укытучы Алла Головенькина. Россиякүләм этапка чыгар алдыннан ул Татарстан Республикасының "Ел укытучысы - 2014" бәйгесендә җиңү яулаган иде, хәзер әлеге данын Россия күләмендә раслый алды.
Россия күләмендә әлеге бәйгедә Татарстан Республикасына мондый җиңү әле беренчесен генә тәтегән, моңа кадәр Россиянең "Ел укытучысы" титулын РФның башка регионнары яулый иде. Быелгы бәйгенең финал өлешендә бу статус өчен Мәскәү, Ленинград өлкәсе, Магнитогорск, Чиләбе һәм Самара өлкәләре укытучылары да зур тырышлык куйганнарын әйтеп китәргә кирәк.
Быелгы юбилей бәйгедә (бәйге быел инде 25 нче тапкыр үткәрелә) Татарстан Республикасы укытучысы җиңүе безнең барыбыз өчен дә зур куаныч дип уйлыйм. Хәзер кайда гына булсаң да, "Иң яхшы укытучылар Татарстанда укыта" - дип горурланып әйтергә мөмкин.
Белешмә өчен. Головенькина Алла Николай кызы 1973 елның 18 июнендә Пермь шәһәрендә туган. Биология укытучысы белгечлеген дә ул Пермь дәүләт педагогика институтында алып килә. Татарстан Республикасында бу аның бердәнбер җиңүе түгел, моңа кадәр ул "Мәгариф өлкәсендә иннновацияләр" бәйгесендә дә II урын алган булган. Хәзерге вакытта аның педагогик стажы - 14 ел.