Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле укытучылар, хезмәт ветераннары!
Бүген бездә зур бәйрәм – Укытучылар көне. Республикабызда яшәүчеләрнең өчтән бере – тугыз меңнән артык кеше – мәгариф белән бәйле. Бу үзе бер гаскәр кадәрле.
Сезгә – белем дөньясына юл күрсәтүчеләргә булган ихтирамның тирәнлеген ачып бирә алырдай сүзләр табу җиңел түгел. Беренче укытучы турында истәлекләр һәрчак иң якын кешеләребез белән бер рәттә тора. Үзлектән фикерләргә, мөстәкыйль булырга өйрәткән, сәләтләребезне ачарга ярдәм иткән укытучыларыбызны без гомер буе истә тотабыз. Дәресләр дә, мәктәп тә, укучы да, хәтта җәмгыять үзе дә, укытучыларыбыз, Сездән башлана.
Аерым җылы сүзләрне хезмәт ветераннарыбызга әйтәсе килә. Үз һөнәрегезгә тугры булып калуыгыз, балаларга карата игътибарлы һәм сабыр булуыгыз өчен рәхмәт Сезгә! Рәхмәт Сезгә булганыгыз өчен!
Бүгенге көндә мәгарифне үстерүгә зур игътибар бирелә, нәтиҗәдә укытучыларыбыз заманча шартларда, алдынгы дөньякүләм технологияләр буенча эшли, чит илләрдә укып тәҗрибә туплау мөмкинлекләренә ия булалар. Бу бик җаваплы һәм безгә югары таләпләр куя. Без һичшиксез ирешкән уңышларыбыз белән горурлана алабыз.
Быел дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча республика мәктәпләреннән 122 чыгарылыш укучысы йөз балл җыйды, аларның 2се ике фәннән дә имтиханнарын иң югары баллга тапшырды. Укучыларыбыздан торган командабыз инде икенче ел рәттән мәктәп укучыларының Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча өченче урынны алып килә. Казан шәһәрендә урнашкан 122нче гимназиядән ике укучыбыз беренче мәртәбә 55нче Халыкара математика олимпиадасында алтын һәм көмеш медальләр яулады. Әлеге җиңүләрдә укытучыларыбызның өлеше бик зур. Бары тик сәләтле укытучы гына сәләтле укучы тәрбияли ала. Республикабыз мәктәпләрендәге укытучылар коллективы ирешкән уңышлар белән без горурланабыз. Быел безнең 25 белем бирү оешмасы Россиянең иң яхшы мәктәпләре рейтингына керде.
Мин иң зур җиңүләребез әле алда булуына чын күңелдән ышанам! Сезгә эшегезгә карата булган кызыксынуны беркайчан да югалтмаска һәм һәрчак эзләнүләрдә булуыгызны телим. Мәгариф һәм фән министрлыгы безнең укытучыларга хас булган яңалыкка, алдынгылыкка әзер булу, һөнәри үсеш һәм камиллеккә омтылуга ышана.
Сез киң күңелле, ярдәмчел, укучылар белән уртак тел таба беләсез. Мәктәптә үткән һәркөн Сезгә бары тик шатлыклар гына алып килсен иде. Бәйрәм белән!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов