Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Менә уку елының беренче ае узып та китте. Җәйге кояш болытлар артына качты, укучылар өчен бөтен күңелне биреп дәрес үзләштерер көннәр җитте. Ә укытучылар укучыларга белем бирү белән беррәттән үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын ныгыталар, квалификацияләрен күтәрәләр, бәйгеләрдә катнашалар, тәҗрибә уртаклашалар.
Тәҗрибә уртаклашуның бер төре - башка коллегаларыңның хезмәтләре белән танышу, алар белән танышып үз тәҗрибәңне арттыру. Күбрәк хезмәт белән танышкан саен, тагын да сыйфатлырак ресурслар белән танышырга тырышасың, көннән-көн камиллеккә омтыла барасың, үзең дә шундый сыйфатлы фәнни хезмәтләр иҗат итә башлыйсың. Ә татар мәгарифенә нәкъ менә сыйфатлы ресурслар һәм тәҗрибәле укытучылар кирәк тә инде!!!
Тәҗрибәгезне арттыру максатыннан Белем.ру порталы сезне май-сентябрь айларында кабул ителгән электрон ресурслар белән танышып чыгарга чакыра. Үзегезгә охшаган сыйфатлы ресурсларны ачыклагыз һәм аларга үз бәягезне бирегез. Ә ике атнадан без иң югары бәя алган ресурсны айның иң яхшы ресурсы буларак игълан итәрбез, аның авторына сертификат һәм бәйге иганәчеләренең бүләкләрен тапшырырбыз.
Әгәр сез үзегез дә "Айның иң яхшы ресурсы" бәйге акциясендә катнашырга телисез икән, ул вакытта безгә порталның ресурслар кабул итү битенә кереп үзегезнең ресурсларны юллагыз. Без алар белән танышып чыгарбыз һәм күп санлы укучыларыбызга тәҗрибә уртаклашу һәм ярдәм максатыннан порталның ресурслар бүлегендә урнаштырырбыз.
Игътибар! Тавыш бирү 2 атна дәвам итә, әлеге вакыт узганнан соң тавыш бирү мөмкинлеге ябыла һәм нәтиҗәләр игълан ителә. Үз ресурсларны исә безгә айның теләсә кайсы көнендә юллый аласыз!
Барыгызга да уңышлар теләп калабыз!
Фикерләр
Раил Гатауллин
3 Октябрь, 2014 - 21:49
Permalink
Тавыш бирү нәтиҗәләре
Кулланучыларыбыз игътибарына - "Айның иң яхшы ресурсы" өчен тавыш бирү (http://belem.ru/best_09_14) нәтиҗәләре диаграммада күренә торган итеп ясадык!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин