Татар мәгарифе порталы
Студентлар һәм аспирантлар арасында Казан мэрының исемле стипендиясен алу өчен конкурста катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Премияләрне тапшыру тантанасы декабрь аенда Казан ратушасында узачак.
Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында искәртеп узганча, Казан Мэрының студентлар һәм аспирантлар арасында уздырыла торган исемле стипендиясе 1994 елда булдырылган. Ул ел саен Татарстанның урта махсус һәм югары уку йортларында белем алучы студентларны, шәһәрнең белем бирү учреждениеләре, фәнни һәм яшьләр оешмаларының аспирантларын һәм яшь белгечләрен Казанның шәһәр хуҗалыгы, социаль өлкә һәм яшьләр сәясәте өлкәсендәге фәнни-тикшеренү эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан оештырыла. Казан Мэрының исемле стипендияләре уку елы барышындагы уку нәтиҗәләре һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлек нәтиҗәләре буенча бирелә.
Проектларны яклау 2 этапта үтәчәк: читтән торып һәм “урында”. 2012 елда 118 эш кабул ителгән, 2013-тә - 169 эш. Стипендиатларның саны 38-дән дә артмаска тиеш. Экспертлар советы аспирантлар өчен 30-шар мең сум күләмендә 16 стипендия бирә ала, югары уку йортлары студентлары һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре студентлары өчен 20-шәр мең сум күләмендә 20 стипендия каралган, урта махсус уку йортлары студентлары өчен 10-шар мең сум күләмендә 2 стипендия булыр дип көтелә.
Шулай ук, Экспертлар советы әгъзалары һәм Казан мэрының стипендияләрен тапшыру буенча Иҗтимагый совет карары буенча, стипендияләрнең саны, стипендиаль фондның күләмен үзгәрешсез калдырып, үзгәрергә мөмкин.
Казан Мэрының исемле стипендиясен алу өчен студентлар һәм аспирантлар арасындагы конкурста катнашуга заявкалар 2014 елның 1-нче ноябренә кадәр кабул ителә. Премияләрне тапшыру тантанасы декабрь аенда Казан ратушасында булачак.