Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Күп кенә әти–әниләрне борчыган мәсьәлә – мәктәп–лицейларда, урта һөнәри белем бирү йортларында укучыларны ашату. Билгеле булганча, кызлар–малайларның күпчелеге мәктәп ризыгын ашамый. Сәбәпләр күп: ризыкның тәмсез булуы, агулану очраклары аркасында ата–аналар кушмавы буенча...һ.б. Өстәвенә, күпчелек мәгариф оешмаларында балаларга көндезге ашны “алыштыра алырлык” ризык сатучы киосклар да җитәрлек. Ләкин, күрәсең, балаларны “агулау” процессына нокта куярга уйлаганнар. Шушы көннәрдә Россия Федерациясенең Баш дәүләт санитар табибы Г.Г. Онищенко “Мәгариф оешмаларында, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларның туклануына санитар–эпидемиологик таләпләр” дигән карарга кул куйды. Таләпләрне Россия мәктәпләре, интернат–мәктәпләр, гимназия һәм лицейлар, көллият һәм кадет корпуслары һәм башка башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары үтәргә тиеш. Әлеге документта игътибарга лаек пунктлар бихисап. Гаять күләмле булса да, әлеге карар белән танышып чыгарга тәкъдим итәм. Яңалык күп.
Мисал өчен, булачак меню төзелгәндә түбәндәге критерийлар сакланырга тиеш: елның кайсы фасылы булуы, укучыларның яшь үзенчәлекләре (7–11 һәм 12–18 яшьлекләр) һ.б. Шулай ук баланың мәктәптә булу вакыты, физик йөкләнеш тә исәпкә алына. Теге яки бу регионда яшәүчеләрнең дини, милли үзенчәлекләренә карап та үзгәрешләр кертелергә мөмкин.
Тагын бер кызыклы факт – мәгариф оешмаларында белем алучыларга көненә ике тапкыр кайнар аш тәэмин итү (озынайтылган көн программасы нигезендә укучыларга әле өстәмә өченче аш та бирелергә тиеш) зарур.
Ә инде укучы көне буе уку йортында уздыра икән, аны кимендә 5 тапкыр ашатырга бурычлар. Ашау интервалы 3,5 – 4 сәгатьтән дә артмаска тиеш.
Укучының яшенә карап, биреләчәк порция күләме дә аерыла. Мәсәлән, 7–11 яшьлекләргә аш 200–250 грамм булса, 11 яшьтән алып порция 250–300 граммнан кимрәк булырга тиеш түгел. Менюга кертелгән башка ризыкларның күләме белән алга таба беркетелгән файлардан таныша аласыз.
Шәхсән мин мәктәптә укыганда (әллә ни күптән түгел) ашханәдә инде суынган, ә кайчак алдагы көндә пешерелгән ашлар бирелә иде. Таләпләр арасында кайнар ризыкка булганнары да урын алган. Кайнар ашларның (аш, соус, эчемлекләр) кайнарлыгы 75 градустан да түбән, икенче ашлар һәм гарнир 65 градустан да түбән, салкын ашлар, эчемлекләр 14 градустан да җылырак булуы тыела. Бу, мөгаен, кайнар ашның чыннан да кайнар булырга тиешлегенә ишарәдер. Әлеге карарда балалар ризыгына куелган таләп бихисап, бу ризыкны пешерү, саклау, бирүгә дә кагыла.
Мәгариф оешмалары ашханәрендә эшләүче хезмәткәрләгә таләпләр дә юк түгел. Күп кенә әти–әниләр алар турында белми дә. Әйтик, кайнар һәм салкын сулы раковиналардан тыш, һәр хезмәткәрнең шәхси кул сөртү сөлгесе (яисә бер тапкыр гына куллана торган салфеткалар), өч комплектта эш киеме (халат, чалбар, баш киеме, таймый торган аяк киеме) булуы шарт. Ашханә персоналын күзәтергә була: аларга озын тырнак белән аш–су пешерергә, камыр ризыкларын әзерләгәндә бизәнү әйберләрен салмау (йөзек, сәгать һ.б.), ак халатлары белән, шул ук аяк киеме белән бәдрәфкә чыгу катгый тыела. Эш вакытында ашау, тәмәке тарту турында әйтеп тә торасы юк. Мөгаен биредә саналган таләпләрнең барсы да үтәлсә, балаларның ашказаны авырулар саны да кимер иде. Укучылар теләбрәк ашханәдә тукланыр иде.
Карарда хәзер мәктәпләрдә тыелган ризыклар исемлеге аерым урын алган. 1 октябрьдән Россия мәгариф оешмаларында: кыргый хайван, тазартылмаган кош ите, су кошлары ите һәм йомыркалары, өй шартларында пешерелгән барлык төр ризыклар, кремлы кондитер ризыклары, квас, кумыс, гөмбә, казылык һәм какланган сырлар, арахис, абрикос төшләре, майонез, газлы су, кофе, алкоголь, кетчуп, маринадланган яшелчә–җимеш, кайнатылмаган сөттән эшләнгән эремчек һәм башка төр сөт ризыклары, дуңгыз яисә бәрән мае, маргарин, үсемлек маенда эшләнгән туңдырма һәм сөт рзыклары, фарш белән макарон (макароны по–флотски), йомырка тәбәсе, паштет, ит һәм эремчек эчлекле беленнәр һәм башкалар, һәм башкалар кулланылырга тиеш түгел. Күрәсез исемлек зур.
Ләкин күпләр белгәнчә куелган таләпләр бер мәсьәәлә, ә менә мәгариф оешмаларының әлеге таләпләрне үтәүләрен тикшереп тору икенче.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 77.12 KB |