Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Г.Тукай исемендәге Татар филармониясенә Италиянең Тревизо каласыннан кунаклар – Trevigiano фольклор ансамбле килде. Бу бик зур ансамбль, анда 100 гә якын артист хезмәт куя.
Казанга Паоло Видотто җитәкчелегендә ансамбльнең төп өлеше килде. Шунысын да искәртү урынлы булыр: төрледән-төрле чит ил артистлары илебездә еш кунак булса да, мондый коллективлар Татарстанга шактый сирәк юл тота.
Кунакларны җыр-моң белән каршы алдылар. Алар алдында Татарстан Республикасының Дәүләт фольклор музыка ансамбле чыгыш ясады. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов сәламләү сүзендә татар җырларының моңлылык, сузып башкарылуы ягыннан итальян операларындагы арияләр белән чагыштырырга мөмкин икәнен искә алды. Ләкин кунакларга күңелсез, моңсу булмасын өчен, бу көнне бары дәртле, тиз ритмдагы җыр-биюләр белән генә сөендерергә вәгъдә итте.
Чыннан да, фольклорчы артистларыбыз итальян дусларга күңелсезләнергә ирек бирмәде. Итальяннар ансамбль чыгышын алкышларга күмде, хәтта Айдар Фәйзрахмановның тәкъдимен бик теләп кабул итеп, сәхнәдә татар көенә биеп тә җибәрделәр. Зур булмаган концерт ахырында филармония артистлары һәм аның җитәкчесе Кадим Нуруллин Италия коллективына истәлекле бүләкләр тапшырды. Хәер, кунаклар да буш кул белән килмәгән иде. Филармония залы итальян моңына күмелде. Шаян итальян көйләрен, Италия халкының дәртле биюләрен, үзенчәлекле җырларны филармония артистлары алкышлап кабул итте.
Италия ансамбле Татарстанда тагын берничә көн кунак булачак әле. Итальяннар 30 август көнне бәйрәм тамашаларында да чыгыш ясаячак. Италия кунакларын һәм Татарстан Республикасының Дәүләт фольклор музыка ансамблен Г.Камал каршындагы мәйданда күрергә мөмкин булачак.
Шунысын да әйтеп үтү урынлы, Дәүләт фольклор музыка ансамбле октябрь аенда Италиягә юл тотачак һәм Тревизо каласында чыгыш ясап, бу кала халкын татар көйләре, татар биюләре белән таныштырачак.