Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Укучылар һәм тәрбияләнүчеләрнең транспортта йөрүләрен тәртипкә салу" законының кайбер пунктларына үзгәрешләр кертү хакында сөйләштеләр.
"Бу сорау безнең өчен бик актуаль, чөнки балаларны күчереп йөртү кагыйдәләре соңгы елларда бик катгыйланды. Укучыларны транспортта йөртү, беренчедән, куркынычсыз, икенчедән, исә зур бәлагә әйләнмәсен иде. Мәктәп директорлары һәм әти-әниләр балаларны автобуста йөртү кагыйдәләрен белергә, бу эшне ничек оештырырга икәнен аңларга тиеш. Шулай ук, укучылар өчен туристик маршрутлар булдыру, мәктәп балалары өчен туризмны үстерү дә мөһим”, - диде ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов сүз башлап.
"Укучылар һәм тәрбияләнүчеләрнең транспортта йөрүләрен тәртипкә салу" законында нинди үзгәрешләр бар соң? Әлеге закон, туристик маршрутларга гына түгел, ә укучыларны теләсә нинди чараларга алып чыкканда да (ярышларга, бәйгеләргә, олимпиадаларга һ.б. алып барганда) үтәлергә тиеш. Хәзер, закон нигезендә, укучыларны ТР территориясеннән теләсә нинди транспорт белән алып чыккан очракта, Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтечелек буенча хезмәткә бу хакта хәбәр ителергә тиеш. Әгәр дә инде балаларны поезд белән берәр җиргә алып баралар икән, бу очракта хезмәтнең тимер юл буенча бүлеге дә хәбәрдар булу шарт. Ә Татарстан Республикасы буенча гына хәрәкәт иткәндә, мондый процессны башкару кирәкми. Элек, балаларны кая да булса алып барганда, медицина хезмәте күрсәтү буенча сораулар күп булган. Законга кертелгән төзәтмәләр бу мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәчәк. Мисал өчен, яңа кагыйдәләр буенча, укучылар төркемендә 30яки аңардан артык кеше булган очракта гына алар белән медицина хезмәткәре чыга. Азрак икән, мондый хезмәткәр булу мәҗбүри түгел. Тимер юл буенча хәрәкәт иткәндә, укучылар белән чыга торган медицина хезмәткәренең бу юнәлештә әзерлек узып, беренче ярдәм күрсәтә ала алуы да җитә. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы белгече Жанетта Соркина хәбәр итте.
Шулай ук, балалар юлда 4 сәгатьтән артык баралар икән, автобус туктап, ял итәргә тиеш, балаларны тукландыру шарт. ТР буенча хәрәкәт иткәндә, балаларны юлга алып чыгып киткән педагоглар кулында мәктәп директоры, мәгариф бүлеге, исеме күрсәтелгән укучыларның исемлеге булырга тиеш. Әгәр дә инде укучыларны республикадан читкә алып чыксалар, ул очракта укучыларның үзләре белән бергә паспортлары яки туу турында таныклыклары, медицина имминиятләштерү полисы һәм Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтен кисәтү кирәк булачак. Элек автобусларга диагностик карталарны 3 көнгә генә бирә торган булганнар. Хәзер бу вакытны 10 көнгә кадәр озайтканнар.
Укучыларны йөртүче автобусларга кагылышлы тагын бер яңалык бар. Киләсе елдан, укучылар белән чыгачак автобусларның 10 елдан артык кулланылышта булмавы таләп ителә, һәм аларга GPS навигатор урнаштырылган булырга тиеш. Бу хакта ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе вәкиле Айдар Юсупов хәбәр итте.