Татар мәгарифе порталы
20-24 августта Мәскәүдә Татарстан көннәре оештырыла. Әлеге проект уңаенн Россия башкаласында гомер итүче милләттәшләребезгә бай мәдәни программа тәкъдим ителә. Интертат.ру газетасына хәбәр итүләренә караганда, мәдәни көннәр дәвамында Татарстанның халык һөнәрләре күргәзмәсе дә эшлиячәк. Мәскәү халыкара Музыка йортында Татарстан Республикасы сәнгать осталарының тантаналы концерты булачак.
Шулай ук Л.Рюмина җитәкчелегендәге Мәскәү фольклор мәдәният үзәгендә Татарстанның Җыр һәм бию дәүләт ансамбле концертын да тамаша кылырга мөмкин булачак. Ә Асадулаев йортында республиканың Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чыгышлары көтелә. Мәскәүлеләр Татарстанның иҗади интеллигенциясе белән очрашачак. Татар телендә “Туфан - Туфан инде ул” документаль фильмы күрсәтеләчәк.
Татарстан көннәре уңаеннан Троекуров зиратында Россиянең халык артисты Фуат Мансуровка таш куела һәм Муса Җәлил белән Габдулла Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр салыначак, ди проект авторлары. 20-21 август көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры В.Маяковский исемендәге Мәскәү академия театры сәхнәсендә 2 спектакль тәкъдим итә. Беренче булып мәскәүлеләр бөек татар драматургы Туфан Миңнуллинның Искәндәр Хәйруллин һәм Эмиль Талипов катнашындагы “Мулла” спектаклен карый алачак. Камаллылар Мәскәүдә тәкъдим итәчәк икенче спектакль – Илгиз Зәйниевның “Мәхәббәт FM” әсәре. Спектакльне Мәскәүгә яшьләр татар диаспорасының күпсанлы үтенечләре буенча алып барырга карар кылганнар.