Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан укучылары бер атна элек Кейптаунда тәмамланган халыкара математика олимпиадасында берьюлы ике медаль яулады. Бүген триумфаторларны Татарстан Республикасы Президенты шәхсән котлады. Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты.
Быел Казанның 122 нче гимназиясен тәмамланган Никита Чернега һәм Алексей Волостнов мәктәп укучыларының мәртәбәле олимпиадасында алтын һәм көмеш медальләргә ия булдылар. Математикадан 55 нче халыкара олимпиадада барлыгы 101 илдән 560 укучы катнашкан. Россия вәкилләре олимпиадада 6 бүләк алганнар – 3 алтын һәм 3 көмеш.
Безнең чемпионнар соңгы елларда математика белән тирәнтен шөгыльләнгәннәр: математика түгәрәгенә йөргәннәр, профильле лагерьларда һәм уку-тренировка җыеннарында булганнар, бөтенроссия һәм халыкара ярышларда катнашканнар. Аларның бер 2013/2014 нче уку елы эчендә генә дә нәтиҗәләре гаҗәпкә калдыра: ноябрьдә Чернега «А.Н.Колмогоров истәлеге кубогы» халыкара математика турнирында беренче дәрәҗә диплом алган. 2013 елның декабрендә Чернега һәм Волостнов Кытай математика олимпиадасы алтын медальләрен яулаганнар. 2014 елның гыйнварында – Алматы (Казакъстан) шәһәрендә уздырылган X халыкара Жаутыков олимпиадасында тагын алтын медальләр.
Бүгенге очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрне уңышлары белән котлады һәм ирешкәннәрендә туктап калмаска киңәш итте. Никита һәм Алексей укуларын Мәскәү физик-техник институтында дәвам итәчәкләрен белгәч, Рөстәм Миңнеханов аларның бу карарларын хуплады. Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, Мәскәү Физтехы – Россиянең иң яхшы югары уку йортларынннан берсе, анда күп кенә талантлы кешеләр укыган.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика аларның укып бетергәч Татарстанга кайтуларын тели. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, республикада хәзер математика өлкәсендә үсәр өчен күп мөмкинлекләр бар, Иннополис эшли башлагач, алар тагын да артачак.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Энгель Фәттаховка егетләр белән элемтәдә торырга, аларга, стажировкаларга җибәреп, стипендияләр түләп, укуларында булышырга кушты. Шул ук вакытта Татарстан Президенты 122 нче гимназиянең башка укучыларына да игътибар итүне, ел саен төрле дәрәҗәләрдәге олимпиадаларда җиңүчеләр тәрбияләгән педагогларга ярдәм күрсәтүне йөкләде.
«Республика сезнең белән горурлана», - диде Рөстәм Миңнеханов очрашу азагында.
Алексей һәм Никита сүзләренчә, Татарстан Республикасы Президенты белән очрашу аларның Казанга әйләнеп кайту теләген ныгыткан.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.