Татар мәгарифе порталы
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев Малайзия делегациясе белән очрашты, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге. Делегация составында Куалалумпурск бизнес–мәктәбе президенты, профессор Судин Бин Харун, Куалалумпурск бизнес–мәктәбе вице–президенты, доктор Уан Нурсафиза, «Мобилитиуан»ның Директорлар Советы рәисе, “Рафалс, дизайн мәктәбе хуҗаларының берсе Уан Азми Арифин кебек белгечләр бар иде. Әлеге очрашуда шулай ук Россия Ислам Университеты ректоры Рәфик Мөхәммәтшин да катнашкан. Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары белән фәнни, мәгариф өлкәсендәге, икътисади хезмәтәшлекне үстерү – әлеге визитның төп максаты икән.
Бүгенге көндә Малайзиянең 5 меңннән артык студенты Россия югары уку йортларында белем ала. Ләкин алар арасында Татарстан белем бирү йортларында укучылар юк икән. Нәкъ шушы хәлне үзгәртер өчен Малайзия делегациясе вәкилләре Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына хезмәттәшлек итәргә тәкъдим иттеләр. Кунакларны бигрәк тә медицина, транспорт комплексы, нефть чыгару өлкәсе, югары технологияләр, авыл хуҗалыгы кебек юнәлешләр кызыксындырган. Әлеге хезмәттәшлекнең Татарстан студентлары өчен дә уңай ягы бар – татарстанлылар Малайзиядә стажировка үтә алачак.
Очрашу азагында Малайзия делегациясе министрны җавап–визит белән килүен чакырдылар.