Татар мәгарифе порталы
Бу көннәрдә Казан Кремленә килүчеләрне бик кызыклы, мавыктыргыч яллар көтә. Монда казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын төрле остаханәләргә чакыралар.
18 июль көнне 16 сәгатьтә биредә “Таш көе” сынлы сәнгать симпозиумының нәтиҗәләре билгеле булачак. Әлеге чарада Казан, Уфа, Кырым, Әзербәйҗан, Төркиядән килгән барлыгы 8 танылган сынчы ташны җанландырды. Сәнгать әсәрләренең берсе Кремльдә калса, калганнары шәһәребез урамнарын, бакча-паркларын бизәп торачак.
Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән сынлы сәнгать осталарының иҗат процессын Спас-Преображение монастыре комплексында күрә аласыз.
Шул ук көнне 19 сәгатьтә “Манеж” күргәзмә залында “Декоратор остаханәсе” студиясе мавыктыргыч мастер-класс уздырачак. Танылган Казан дизайнеры Диана Мохтарова җитәкчелегендәге мастер-класс кунаклары гади материаллардан уникаль әйберләр ясарга өйрәнә.
Биредә “Кәгазьдә открытка ясау” мастер-классында сөйгән кешегә индивидуаль бүләкне кәгазь һәм җилем кулланып ясарга мөмкин. “Пыялада рәсем ясау” мастер-классы гадәти шешәне үзенчәлекле дизайнлы ваза ясарга өйрәтерләр. Өйдәге вазаларны, стакан, шешәләрне бизисегез килсә, аларны үзегез белән алып килегез. Мастер-класс 1,5 сәгать дәвам итә, ди чараны оештыручылар.
19-20 июльдә “Манеж” күргәзмәләр залы өлкәннәр һәм балаларны “Су тамчысында сәнгать” дип аталган эбру буенча мастер-класс оештырыла. Сүрәтне беренче махсус буяулар белән су өстенә төшерәләр, ә аннары кәгазъгә күчерәләр. Нәтиҗәдә төсле композиция барлыкка килә. Мондый әсәрләр башкарыр өчен махсус белем кирәк түгел.