Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев комитетның эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, журналистлар белән очрашты.
Разил Вәлиев комитетның төп эшчәнлеге — халыкара мөнәсәбәтләрне көйләү икәнен искәртте. “Әгәр дә халыклар арасында мөнәсәбәт дустанә булмаса, башка законнарны чыгаруның мәгънәсе дә юк, чөнки алар барыбер эшләмәячәк”, - диде комитет җитәкчесе һәм мисал буларак Украинада булган хәлләрне китереп китте.
Моннан 3-3,5 еллар чамасы элек, РФ Дәүләт Думасында “Мәгариф турында” закон проекты эшләнелә башлаган иде. “Соңгы чакрылышта комитет эшләгән иң катлаулы һәм иң авыр законнарның берсе — ул “Мәгариф турында”гы закон булды. Безнең комитет тарафыннан РФ Хөкүмәте һәм КПРФ фракциясе эшләгән закон проектлары каралды, өйрәнелде. Нәтиҗәдә, бу ике проектны берләштереп, Татарстан Республикасы өчен закон проекты булдырылды”, - диде Разил Вәлиев соңгы 5 еллыкта башкарган эшләренә нәтиҗә ясаганда.
“Мәгариф турында”гы закон проекты интернетта халык хозурына да куелган иде. Шуның нәтиҗәсендә, халык тарафыннан бу закон проектына кертелергә тиешле 20 меңнән артык төзәтмә һәм тәкъдим булган. ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетыда үзенең 17 төзәтмәсен тәкъдим иткән, шуларның 11е РТ Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан игътибарга алынган.
Исәпкә алынмаган төзәтмәләр һәм тәкъдимнәр дә булган. Шулар рәтенә ТР Парламенты депутаты БДИны туган телдә бирү мөмкинлеге хакындагы төзәтмәне кертте. “Комитет чыгарылыш сыйныф укучысы, теләге булган очракта, БДИны туган телендә бирергә мөмкин дигән төзәтмә кертүне сораган иде. Кызганыч, бу тәкъдим кабул ителмәде. Киләсе чакрылыш депутатлары бу хакта уйласын иде. Ник дигәндә, рус телендә генә БДИ тапшыру милли мәктәпләрнең бетерүенә китерәчәк”, - диде Разил Вәлиев мәктәпләр язмышы турында борчылып.
Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты тарафыннан эшләнгән закон проектлары рәтендә “ТРда музейлар һәм музей эше турында”, Ураза һәм Корбан гаетләрендә ял итү, 21 майны рәсми рәвештә Идел буе Болгарстанынының Ислам динен кабул итү көне дип тану һ.б. законнар бар.
Комитет тарафыннан барлыгы 51 закон проекты эшләнелгән, шуларның 48е ТР Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән.
Киләчәккә булган планнар турында сөйләгәндә һәм узган чакрылышта нинди законга кулыгыз җитмәде дигән сорауга Разил Вәлиев: “Начар законнар булмый, алар барысы да халык мәнфәгатен истә тотып эшләнелә һәм аларың үтәлүе тикшерелә. Әгәр закон үтәлми икән, аны кабул итүдән ни мәгънә? Тик әле киләчәктә эшләнеләчәк законнар күп. Бездә еш кына авылларның киләчәгенә кагылган сораулар күтәрелә. Авыл ул ит, сөт, уңыш бирә торган гына урын түгел, бу безнең телебез, гореф-гадәтләребез сакланып калган җир дә. Киләчәктә авылларны комплекслы үстерү турында закон проекты булдырырга кирәк”, - дип җавап бирде.
Депутатлыкка кандидат буларак Разил Вәлиев сайлаучылары белән 100гә якын очрашу үткәргән. “Әгәр син сайлаучылар белән очрашып, аларның зарларын тыңламасаң, ярдәм итмәсәң, депутат булуның мәгънәсе юк. Депутатларның төп эше законнарны эшләү, кабул итү. Шуңа тагын сайлаучылар белән эшләү дә өстәлә. Закончыларның таләпләрен белми торып, закон проектын эшләүнең файдасы булмый”, - диде һәм булачак депутатларны халык белән күбрәк аралашырга, аларның теләкләрен исәптә тотарга өндәде.
Искәртеп үтәбез: ТР Дәүләт Советына депутатларны сайлау 14нче сентябрьдә узачак.