Татар мәгарифе порталы
Сез монда
9-11 июльдә “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Россия Федерациясе күләмендә “Төбәктә китап басуның көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру” темасына VIII фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Аның кысаларында бүген “Татмедиа” фойесында Роcсия китап нәшриятлары ассоциациясе (АСКИ) Мәскәүдә апрель-май айларында уздырган “Елның иң яхшы китаплары” XXIII конкурсында 2013 елда дөнья күргән иң уңышлы, ягъни дипломант китаплардан һәм, беренче рус китабы басылуга 450 ел тулуга багышлап, төбәк нәшриятларының яңа басмаларыннан торган күргәзмә ачылды.
Галиҗәнаб китап күргәзмәсендә исә илебезнең төрле төбәкләрендәге нәшриятларда басылган күп санлы затлы басмалары арасында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты әзерләп нәшер иткән “Татарстан. Иллюстрированная энциклопедия” академик хезмәте, “Татарстан китап нәшрияты”ның татар һәм рус телләрендәге “Татар китабы: альбом”ы, балаларга татар, рус, инглиз телләрен өйрәнү өчен чыгарылган “Нәниләр тел өйрәнә/Малыши изучают язык” дигән матур рәсемнәргә бай сүзлеге дә түргә куелган. Гомумән, конкурс нигезендә сайлап алынган басмалар арасында энциклопедик, фәнни тематикадагылары, телләр үзләштерүгә корылганнары, фольклор, тарих, шул исәптән сугышлар турындагылары, әдәби әсәрләрдән гыйбарәт булганнары, балалар китаплары бар.
Язучы – китап басучы – полиграфист “чылбырына” дәүләт ярдәм итеп торырга тиеш: бу кешенең кеше булып үсеше, кешелекне саклап калу өчен мөһим. Мәскәүнең “Библио-глобус” сәүдә йорты холдингы директоры, “Китапчылар гильдиясе” коммерцияара хезмәттәшлек президенты Борис Есенькин “Татар-информ” агентлыгы журналистының сорауларына җавабында шундый фикер әйтте. Әдәбият торышы турында исә, бүген техник, медицина әдәбиятларына карата тел-теш тидермәс идем, ә менә матур әдәбият, шул исәптән балалар әдәбияты өлкәсендә чигенеш үзен шактый сиздерә, диде әңгәмәдәш. Татарстанда китап басу эшен ничек бәяләр идегез, дигәндә, Б.Есенькин илнең Советлар Союзы булган чагында нәшриятларның үзара аралашып эшләгәнен, Мәскәү кебек эре шәһәрләрдә нәшриятларның үз урыны булганлыгын искә төшерде: хәзерге вакытта шушы аралашу, бер мәйданчыкта гел очрашып, мәгълүмат һәм китап алмашып тору җитеп бетми – нәшриятларга үсеш өчен бу мөһим, тулаем бу бөтен нәшриятларга да кагыла, диде.
Китап күргәзмәсе ачылышында ТР Дәүләт Советы депутатлары - шагыйрьләр Разил Вәлиев һәм Ренат Харисов, “Идел-пресс” генераль директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов, шулай ук ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан һәм илебезнең 22 шәһәреннән килгән танылган үзәк нәшриятлар җитәкчеләре катнашты. Күргәзмәгә алар 150ләп төр исемдә китап продукциясен алып килгән иде.
Танылган кинорежиссер, ВГИКта режиссерлык факультеты укытучысы Сергей Соловьев билгеләп үткәнчә, китап укырга яратучы өчен хәзер “алтын гасыр” чоры җитте: китап табып укыр өчен бернинди кыенлык юк - фәкать теләк кенә кирәк.
Тантана азагында Роcсия китап нәшриятлары ассоциациясе (АСКИ) президенты Константин Чеченев Россия күләмендә беренче һәм менә сигезенче тапкыр буларак шушы фәнни-гамәли конференцияне үткәрүче төбәк буларак Татарстан Республикасына, төгәлрәге, аның Милли китапханәсенә әлеге ассоциациядән 638 китап алуга сертификат тапшырды.