Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанда 8-11 июль көннәрендә «Төбәкләрдә китап нәшер итүнең көндәшлек сәләтен арттыру» дигәнVIII фәнни-гамәли конференция узачак. Әлеге проект ел саен матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлыгы ярдәме белән Россиянең китап нәшер итүчеләр Ассоцияциясе тарафыннан оештырыла.
Чараны оештыручылар хәбәр иткәнчә, конференциянең максаты - Россия төбәкләрендәге белгечләрнең үзара һөнәри элемтәләрен ныгыту, төрле нәшриятләрнең продукцияләре, нәшер итү программалары белән танышу, шулай ук, иң нәтиҗәле тәҗрибә белән уртаклашу.
Конференциядә катнашучылар белән төбәкләрдә китап нәшер итү мәдәниятын җәелдерү буенча фикер алышулар каралган. Төбәкләрдә китап продукциясе әйләнешен тәэмин итү мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә булачак.
Алдагы елларда конференция Казан, Волгоград, Махачкала, Краснодар, Якутск, Төмән, Тубыл, Петропавловск-Камчатка калаларында узган иде. Быел исә проектта 23 шәһәрнең нәшриятләре, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Якутск, Махачкала, Ижау, Йошкар-Ола, Чабаксар, Сыктывкар, Петрозаводск, Грозный, Түбән Новгород, Тубыл, Воронеж, Екатеринбург, Архангельск, Әстерхан, Сарытау, Феодосия, Рязань һәм Киров шәһәрләре дә катнашырга теләк белдергән. Катнашучылар арасында танылган үзәк нәшриятләр: «Белый город», «РИПОЛ классик», «Даръ», МЭИ, «Гнозис» җитәкчеләре дә бар.
Конференциянең шәрәфле кунагы - «ArcGroup» итальян полиграфия фирмасы җитәкчесе Н.Браташевец. Әлеге фирмада “Гиннес рекордлар китабы”на кергән үзенчәлекле Коръән басмасын бастырылган. Ул хәзер Болгарда саклана. 8-11 июль көннәрендә узачак проектта Мәскәүдән килгән белгечләр дә үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
9 июль көнне Декабристлар урамы, 2нче йортта “2013 елның иң яхшы китаплары” дигән күргәзмә ачылачак. Күргәзмә рус басма китабына 450 ел тулу уңаеннан оештырыла. 10 июльдә исә Татарстанның Милли китапханәсендә китаплар авторы, танылган кинорежиссер Сергий Соловьев белән очрашу булачак.