Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстанлылар “iВолга” Идел буе федераль округы яшьләр форумыннан 1 млн сумлык 6 грант алып кайтты.
Форум 17-28 июньдә Самара өлкәсендә узды. Чара РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча икенче тапкыр үткәрелде. Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Владислав Усанов, “iВолга” ИФО яшьләр форумы тулысынча үзен аклады, дип билгеләп үтте. Аның мәгълүматларына караганда, Татарстан җитәкчелеге аны үткәрүгә якынча шул кадәр үк акча сарыф иткән. “Бу искиткеч, проектларның яшь авторлары, Татарстан яшь галимнәр мобиль интерактив мәгариф программасында катнашсын өчен сарыф иткән сумманы республикага кайтардылар”, - диде В.Усанов.
Бу форумның икенче үзенчәлеге – анда Кытай делегациясе катнашуда. Шулай итеп, Татарстан-Кытай үзара мөнәсәбәтләре үсеш ала, дип саный В.Усманов. Берникадәр вакыттан Татарстанда Кытай делегациясе булып китү дәлил булып тора.
Форумда катнашучылар үзләрен җитди күрсәтте. Гомумән, финалга 234е чыкты. ТР делегациясе җитәкчесе урынбасары Марат Исмәгыйлев шулай ук бүген матбугат конференциясендә чыгыш ясады һәм өч көн дәвамында форумда катнашучылар белән бергә булуын белдерде. М.Исмәгыйлев аларга үз проектларын якларга ярдәм итеп, киңәшләрен биреп торган.
М.Исмәгыйлев сүзләренә караганда, форум берничә максатны күздә тотып оештырылган. Ул яшьләр проектларын һәм инициативаларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Моннан тыш, ул белем бирү буенча эре мәйданчык: биредә 8 смена эшли. Һәр сменада катнашучылар өчен уникаль программа эшләнгән, анда төрле мастер-классларда булу мөмкинлеге дә бар. “Болар барысы да интерактив аралашу режимында узды”, - дип белдерде М.Исмәгыйлев.