Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Казан Ратушасында Россия китап берлегенең Төбәкләр клубы утырышы узды. Әйтергә кирәк, Россия китап берлеге базасында, Россиядә мәгариф үсеше һәм аны модернизацияләүгә йөз тоткан инновацион проектларны гамәлгә кертү өстендә эшләүче төбәк мәгариф системалары җитәкчеләренең проект командасының бу тәүге утырышы. Аны Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин алып барды. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Сергей Степашин, утырыш тәмамлангач, журналистларга билгеләп үткәнчә, Россия китап берлеге инициативасы буенча, проект командасын булдыру карары туган. Аны дәреслекләр экспертизасы белән шөгыльләнүче эксперт берләшмәсе дип тә атарга була. “Сыйфатлы дәреслекләрсез яхшы мәгариф була алмый. Шушы юнәлештә тырышлыгыбызны берләштерү зарур”, - дип саный ул.
Икенчедән, киңәшмәдә, финанс хәленнән чыгып, төрле төбәкләрдә вәзгыятьне тигезләштерү мәсьәләсе күтәрелгән. “Җитди проблемалары булган, үсеш алган субъектлардан артта калган төбәкләргә ярдәм итү зарур”, - дип саный Сергей Степашин.
Россия китап берлеге президенты ассызыклаганча, икътисад, сәнәгать ихтыяҗларын исәпкә алып, мәгариф бүгенге көн ихтыяҗларына интеграцияләнгән булырга тиеш. Алдагы 15-20 елда нинди белгечлекләргә мохтаҗлык зур – шуңа йөз тотарга тиеш.
“Без бүген шулай ук рус теле һәм әдәбияты белән бәйле темаларга сөйләштек. Рус теленнән язылган иншалар эчтәлеге бу проблемага чаң сугарга этәрә. Без үз илебездә үз телебездә фикер йөртеп, дөрес яза белүне онытканбыз. Бу проблема белән җитди төстә шөгыльләнергә кирәк”, - дип басым ясады Сергей Степашин.
Россия китап берлеге утырышны Татарстанда уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәтен җиткерде.
Илдар Халиков фикеренчә, бу чара үзара фикер алышу, сораулар бирешү, борчыган сорауларга җавап табу өчен кулай мәйданчык булган. “Бу сөйләшү илдә мәгариф һәм мәдәният үсеше күзлегеннән бик әһәмиятле, чөнки бирегә Россиянең эре нәшриятчылары, шул ук вакытта мәгариф системасы вәкилләре, ягъни, дәреслекләрдән, матур әдәбияттан һәм башкалардан файдаланучылар җыелган. Бу бер-береңне ишетеп, теге яки бу проблеманы хәл итү, үз фикереңне җиткерү өчен яхшы мөмкинлек”, - диде ул. Хөкүмәт башлыгы ассызыклаганча, китап темасы гаять актуаль, бигрәк тә, ул яшьләрдә уку активлыгы кимүендә чагылыш таба. “Игътибарны уку күләменә, ягъни, санга түгел, сыйфатка юнәлтү мөһим. Матур әдәбият та, шул ук вакытта, гыйлемне баету максаты белән, башка төрле әдәбият та укылырга тиеш”, - диде ул.
2001 нче елда эшчәнлегенә нигез салынган Россия китап берлеге әйдәп баручы нәшриятчыларны, китап продукциясен таратучыларны, полиграфистларны, мәдәни, фәнни, белем бирү һәм китапханә берләшмәләре, кәгазь тармагы, шул исәптән, язма оешма һәм ассоциацияләр вәкилләрен, китап тармагының 1500 дән артык субъектын берләштерүче оешма санала. Россия китап палатасы мәгълүматларына караганда, 2013 нче елның беренче яртыеллыгында 59 мең 60 төрле исемле китап һәм брошюра дөнья күргән, аларның гомуми тиражы 246,4 млн данә тәшкил итә. Бүгенге көндә Россия китап берлеге әгъзалары-нәшриятлары продукциясе барлык китап бастыру базарының 80 процент өлешен биләп тора.