Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Ел дәвамында дүрт чирек буе мәктәп партасы артында утырган балалар өчен каникуллар көтелгән ял булса, кайберәүләр өчен җәй – акча эшләп алу, әти-әнигә ярдәм итү вакыты да. 7 сыйныфта укучы Фәрит (исеме үзгәртелде) каникулларны зарыгып көтеп ала. Ял итеп, «җил куар» өчен түгел, бистәдән авылга кайтып, ат көтүе көтәр өчен ел дәвамында көннәрне саный малай. – Миңа ат җене кагылган. Узган елны атлар көтеп планшет сатып алдым. Әмма минем өчен планшет мөһим түгел, бахбайлар янында буласым килә, атка атланып чабарга яратам, - дип сөйләде малай. - Әле менә көтүдә мин. 40 ат арасында Фәритнең яраткан аты - «Пальма»сы бар. Эшкә 8ләрдә чыгалар да, төшке аш вакытында әбисе янына кайтып сыйланып килгәннән соң, тагын атлары янына чыгып китә. Фәрит район үзәгендә торса да, җәйне уздыру өчен әбисе янына – авылга кайта. «Кайтуым да атлар аркасында инде. Акча өчен көтмим мин аларны», - дип искәртте үзе. Фәритнең «хезмәттәше» Рәзил әлегә укудан бушамаган: Казанда кадет мәктәбендә практика үтеп йөри. Үзе булмаганда, көтүне инде узган елны да атлар көткән дустына – Фиданга тапшырып киткән. - Рәзилнең тизрәк безнең янга кайтасы килә, көннәрне саный,- дип белдерделәр малайлар. Акчасы - кызыгырлык Гомер-гомергә авыл баласы басуда, уракта, көтүдә, мал-туар фермаларында олыларга ярдәм итсә, шәһәр баласы җәй көне башка төрле юл белән акча таба. Промоутер булып кәгазь таратучылар, аниматор булып төрле костюм-битлекләр киеп бәйрәм оештыручыларның хезмәт хакы Казанда иң югарылардан санала. Гадәттә, бу төр хезмәт белән күбрәк мәктәп укучылары, 1-3 курс студентлары акча эшли. Сәгатенә карап түләнә торган көнлек хезмәт хакы да меңнәр белән исәпләнә. Бер сәгать промоутерлык хезмәте иң аз дигәндә 150 сумнан исәпләнгән очракта гына да (белдерүләр шул хакта сөйли), 5 сәгать эчендә 900 сум акча эшләп була дигән сүз. Ай буе көн саен эшләгәндә, үсмергә 27 мең күләмендә хезмәт хакы алу мөмкинлеге бирелә. Шәһәр җирендә, мисал өчен, Чаллыда, яшьләр өчен предприятиеләр махсус урыннар булдыра. Автокаланың хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, мәктәп балалары Чаллының кәгазь-катыргы комбинаты, «Челныводоканал», «Горзеленхоз», ТЭЦ, «Татпроф» оешмалары, «Чаллы икмәге» җәмгыяте, «Чаллы икмәге» сәүдә йорты кебек эре оешма-предприятиеләрендә тир түгә. Укучыларның хезмәт хакы 2,5 сәгатьлек эш көненә 1500 сум тәшкил итә. Шулай ук һәр укучыга үзәк 1275 сумлык матди ярдәм күрсәтә. Гомумән алганда, автокалада быел укучыларны эш белән тәэмин итү өчен шәһәр казнасыннан 3 млн 548 мең сум акча бүленгән. Инде 872 мәктәп укучысы рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган. Югарыда атап үтелгән оешмаларының берсендә җәйге чорда – эшнең иң кызган вакытында балаларның ярдәме зур булуын искәртеп уздылар. «Нигездә, оешмада эшләүчеләрнең балаларын эшкә алабыз. Бала хокукларын бозмыйча, укучыларны җиңел эш белән тәэмин итәргә тырышабыз. Кызлар һәм егетләр шәһәрне яшелләндерү өлкәсендә хезмәт куя. Күп очракта су сибә, җыештыра. Хезмәт хакы эш күләменә, сәгате, көненә карап түләнә», - дип сөйләде исемен атамауны үтенгән директор урынбасары. Әлеге оешма гына түгел, республиканың меңләгән эш бирүчесе балалар хезмәте – өстәмә эшче кулларга һәрвакыт шат, бигрәк тә авыл җирендә. Авылда эш бетми Урак башлаганнан алып, ындыр табаклары ашлык белән тулган вакытта, икмәкне вакытында эшкәртеп, киптереп өлгертәсе дә бар. Балалар ярдәме монда аеруча да урынлы. 9 сыйныфны тәмамлап,3 Казанга укырга киткән Юрий җәйне файдалы итеп үткәрү яклы: «Ашлык суктырганда инде менә өч ел рәттән ындыр табагында эшлим. Быел да, печән вакыты узгач, әлеге эшкә алынырга исәбем бар. Үзең эшләп тапкан акча артык булмый ул», - дип сөйләде. Вакытны файдалы итеп уздыруны Ләйсәнә дә хуплый. Ул узган җәйне, 10 сыйныфны тәмамлагач, агроферма ашханәсендә пешекче ярдәмчесе булып эшләгән. «Үземне сынап карар өчен эшләргә булдым. Эш белән генә кеше мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәнә. Җәй буе эшләү дәверендә күп нәрсәләргә өйрәндем. Басуга эшчеләрне ашатырга чыгуларны, яшенле яңгыр астында калган вакытларны хәзер дә сагынып, кызык итеп искә алам», - дип сөйләде быел укуын тәмамлап, уку йортына керергә йөрүче кыз. Шунысы игътибарга лаек: без сораштырган малай-кызлар арасында әти-әни кушканга түгел, үз ихтыяры белән эшкә алынучылар булуы сөендерә. «Тик торганга шайтан таягын тоттырган», ди халык мәкале. Шул ук вакытта психологлар да кеше начар юлга кереп китмәсен, тәртипсезләргә иярмәсен, яман уйлар башына килмәсен өчен, бала чактан ук ни белән дә булса шөгыльләнергә, мавыгырга тиеш, дип саный. Яшьтән үк тир түгеп, хезмәт белән дус булган кешенең киләчәге дә өметле. Юкка гына танылган фәлсәфәче Фридрих Энгельс: «Хезмәт маймылдан кеше ясаган», - дип әйтеп калдырмаган, ләбаса. Белешмә: Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада 14 яшьтән 18 яшькәчә балалар өчен 20 585 эш урыны булдырылган. Әмма бу елның гыйнвар-май айларында 2215 үсмер генә рәсми рәвештә эшкә урнашкан. Эш урыннары блдыру өчен дәүләт казнасыннан 25,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Россия Федерациясе Хезмәт Кодексы нигезендә, каникул вакытында 14-15 яшьлек балалар – көненә 5 сәгатьтән, 16-18 яшьлекләр 7 сәгатьтән артык эшләргә тиеш түгел (92нче маддә). Яшүсмерләрне авыр, зыянлы, кеше сәламәтлегенә зыян сала торган эшкә алырга ярамый. 14 яшьлекләргә - 12, 15 яшьлекләргә 15 килограммнан артык йөк күтәрергә ярамый. Шулай ук исерткеч эчемлекләр, тәмәке, наркотиклар ясау яки саклау урыннарында яшьләр хезмәте куллану катгый рәвештә тыела (265 һәм 268нче маддәләр). Сүз уңаеннан, бала эшкә урнашырга теләгән очракта, ата-ананың язма рөхсәте булырга тиеш. Эшкә урнашкан вакытта бала һәм эш бирүче арасында килешү төзелә һәм хезмәт кенәгәсе ачыла. Балалар хезмәтен кулланганда кеше хокукын бозучы затларга 1000-5000 сумга кадәр штраф яный, шулай ук оешма эшчәнлеге 90 көнгә кадәр туктатылырга да мөмкин. Юридик затларга штрафның күләме 30 000-50 000 сум тәшкил итә. Әлеге хокук бозу очраклары кабатланган очракта, оешма-предприятиене 1 елдан 3 елга кадәр ябып куярга мөмкиннәр. (Хезмәтне саклау турындагы Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 5.27нче маддәсе). Халыкара хезмәт оешмасы (International Labour Organization, ILO) мәгълүматларына караганда, дөньяның үсеп килүче илләрендә 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге 250 миллион бала акчаны эшләп табарга мәҗбүр. Шуларның 153 миллионы – Азиядә, 80 миллионы – Африкада, 17 миллионы Латин Америкасында яши. Кайбер илләрдә, шул исәптән, Россиядә 14 яшькәчә булган балалар хезмәтен куллану җинаять санала. Россия законнары буенча, яшүсмергә 16 яшьтән, 9 сыйныфны тәмамлап, төп гомуми урта белеме булган очракта, 15 яшьтән дә эшләргә рөхсәт ителә. Шулай ук әти-әни яки опекун рөхсәте белән, 15 яшьтән эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлау да тыелмый. Эшкә урнашыр алдыннан үсмер медицина тикшерүе узарга тиеш, әлеге чыгымнарны эш бирүче күтәрә.