Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бакчасарайда “Ларишес” Кырым тарих музеенда ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Кырым тарихын, Кырым татарларының Идел буе татарлары белән мөнәсәбәтләрен өйрәнү буенча Кырым фәнни үзәге ачылачак.
Апрель азагында фәнни хезмәттәшлек турындагы килешүне Кырым тарих музеен гамәлгә куючы Гуливер Альтин һәм ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчесе Рафаэль Хәкимов имзалады. Документ “Ларишес” Кырым тарих музее делегациясенең Татарстанга визиты кысаларында, Казанда имзаланды.
Килешү буенча Кырым фәнни үзәге кырымтатар һәм гомумән татар цивилизациясе мирасын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләрен координацияли.
Фәнни үзәк тарих һәм архитектура объектларын өйрәнәчәк, архив, музей һәм китапханә җыелмасында тарих-архив һәм библиография тикшеренүләре үткәрәчәк. Шулай ук Кырым тарихы буенча монография, популяр әдәбият нәшер ителәчәк.ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире Радик Салихов сөйләвенчә, бергә эшләүнең тагын бер юнәлеше – Россиядә генә түгел, ә чит илдә дә саклана торган тарихи документларны, чыгынакларны ачыклау һәм өйрәнү булачак.
“Шулай ук мәктәпләр һәм вузлар өчен кырымтатар халкының тарихы буенча дәреслекләр язуда ярдәм итәргә телибез. Бу үзәк тиздән ачылыр һәм эшләр, дип өметләнәбез. Анда Кырым һәм кырымтатар тарbхы белән күптән шөгыльләнүче җирле тикшерүчеләр белән бергә Россиянең һәм чит илнең иң яхшы белгечләре дә эшләвен телибез”, - дип билгеләп үтте Р.Салихов.
Кырым фәнни үзәгендә җирле галимнәр өчен эш урыны булдыру ниятләнә. Галимнәр өчен командировкалар һәм экспедицияләр оештырылачак. Хезмәттәшлек турындагы килешү ТР ФА Тарих институты аспирантурасында фәнни кадрлар әзерләү ниятләнә.
Кырым фәнни үзәге Кырым тарих музее һәм ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәттәшлеге кысаларында музей-экспозиция эшчәнлеге алып барачак.
“Кырым тарих музее эшенең төп юнәлешләренең берсе – мәдәни мирас объектларын саклау. Бу юнәлештә аларга гамәли һәм методик ярдәм күрсәтеләчәк. Без бу эшне башладык инде. Музейның архивыннан кырымтатарларына кагылышлы докуменлар таптык һәм аларны тантаналы рәвештә тапшырырга телибез. Безнең басмаларга Кырым ханлыгы тарихын керттек. Без аларның тарихын татарлар тарихыннан аермыйбыз”, - дип ассызыклады Радик Салихов.