Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә, 14 нче май, “Идея” технопаркында “Татарстан эрудиты 2014” VI Республика конкурсының финал өлеше узган. 13 нче апрельдә старт алган бәйге Татарстанның 24 районының 50 мәктәбеннән 180 нән артык катнашучыны җыйган.
Жюри рәисе, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, ТР атказанган фән эшлеклесе Фаяз Хуҗин сүзләренә караганда, 6 ел дәвамында жюри әгъзалары конкурста катнашучылар һәм аның җиңүчеләре белән тыгыз элемтәдә тора. Мәктәптә урта сыйныфларда укыган вакытта бәйгегә беренче тапкыр килгән укучылар анда киләчәктә дә актив рәвештә катнашуын дәвам иттерә.
Н. И. Лобачевский исемендәге лицей директоры Татьяна Беспалова быелгы бәйгегә кагылышлы яңалыкларны аңлатып, быел конкурс йомгаклары буенча, вузларга укырга керүчеләргә рекомендация хатлары биреләчәге турында әйтте.
2011 нче елда “Идея” технопаркы тарафыннан конкурс кысаларында “Нано-IQ” номинациясе гамәлгә куелган. Быел номинация барышында 5 җиңүче ачыкланган. Ике этаплы сайлау нәтиҗәләре буенча, номинация лауреатлары исемен яулап, электрон китапларга лаек булучылар түбәндәгеләр: Бөгелмә шәһәренең 6 нчы санлы мәктәбеннән Эдуард Минушев һәм Ксения Синягаева. Өченче урынга Алабуга шәһәренең 9 нчы мәктәбеннән Егор Пляшков билгеләнгән, аңа фотоаппарат тапшырылган. Икенче урынны Казанның 39 нчы мәктәбеннән Артур Янбеков яулаган, ә беренче урынга Алмаз Хәбибрахманов лаек булган. Аларның икесенә дә планшетлар бүләк ителгән.
“Татарстан эрудиты” конкурсы җиңүчеләрен традицион төстә ике яшь категориясе буенча билгеләгәннәр. 7-9 сыйныфлар арасында “Яшь академик” исеме берьюлы ике укучыга – Руслан Сабировка (КФУ каршындагы ИТ-лицей) һәм Артур Янбековка (Казанның 39 нчы мәктәбе) тәтегән. Өлкән сыйныф вәкилләре арасында икенче ел рәттән җиңүне Кукмара шәһәренең Булатов исемендәге лицееннан Алмаз Хәбибрахманов яулый. Бу хакта “Идея” технопаркының матбугат хезмәте хәбәр итә.