Бүген Сукырлар һәм начар күрүчеләр республика китапханәсендә «Дуслык телендә» дип исемләнгән чара уза. Ул «Казан - 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы уңаеннан ТЮРКСОЙ халыкларының махсус форматтагы милли китаплары халыкара фестивале ачылу тантанасы буларак оештырыла.  Фестивальгә сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус форматта китаплар Казахстаннан, Башкортостан, Дагъстан, Саха (Якутия), Тыва, Чувашстан, Хакас, Карачай-Черкес, Алтайдан килгән, алар «Дуслык телендә» дигән күргәзмәдә үз