Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • facebook belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • instagram belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Блоглар » Чүп-чар кими, белем арта
Гөлназ Талипова
12 май 2014 - 16:05

Чүп-чар кими, белем арта

Татарстан
Казан

12 май - Россиядә экологик белем бирү көне буларак билгеләп үтелә. Аның максаты – халыкка экологияне саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлату, әлеге өлкәнең кеше тормышына ни дәрәҗәдә зур тәэсир ясавы турында сөйләү.

15 апрель көнне Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланып китте. Узган атна азагында экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров әлеге икеайлыкның якынча нәтиҗәләре белән таныштырды.

Бер ай эчендә Татарстанда җыештыру, чистартуда 400 мең кеше катнашкан. Махсус чүплекләргә барлыгы 191 мең кубометр чүп-чар чыгарылган. Калдыклар белән тиешенчә эш итмәү белән бәйле 3800дән артык хокук бозу очрагы ачыкланган. Кешеләргә, рәсми затлар һәм оешма-предприятиеләргә салынган штрафлар күләме якынча 7 миллион сум тәшкил иткән. Законсыз чүплекләргә килгәндә исә, Татарстанда барлыгы 751 шундый свалка ачыкланган, аларның 302се юкка чыгарылган.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында үтә торган иң мөһим чараларның берсе – “Бердәм экология дәресе” акциясе. 12 май көнне уздырыла торган бу чара халыкның экологик яткан белемен күтәреп кенә калмый, ә гамәли яктан да зур кызыксыну уята. Кагыйдә буларак, республиканың төрле шәһәр һәм районнарында төрле күргәзмәләр, конференция һәм бәйгеләр уздырыла. Халык елга буйларын, парк яннарын чистарту өчен бергәләшеп өмәгә чыга, агачлар утырта.

- Республикада һәр кеше экологияне саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңларга тиеш. Кешегә табигатьнең юкка чыгуына китерә торган сәбәпләр белән көрәшергә нәкъ менә шушы өлкәдәге белемнәре ярдәм итә дә инде. Акциянең төп максаты – халыкта экологик культура булдыру, - дип аңлаттылар безгә Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә шушы көннәрдә узган киңәшмәләрнең берсендә әлеге кагыйдәләргә салкын караучыларның “кулларына сугарга” кирәк, дип белдергән иде.

- Табигатьне чүп-чар белән пычратучыларны ачыкларга, ә тирә-юньне чистарту эшен алга таба да дәвам итәргә кирәк, - дип белдерде ул.

“Бердәм экология дәресе”нең ничек узуы турында без Татарстанның Кама яръягы төбәгенә шалтыратып белештек. Бактың исә, республика төбәкләрендә бу акция күптән инде матур традициягә әверелгән икән.

- Бүген һәр мәктәптә махсус экология дәресләре оештырылды. Түбән Камада экология-биология үзәге бар. Алар ел саен экологиягә багышланган күргәзмә һәм фәнни-гамәли конференцияләр уздыра. Мәктәп укучылары белән дә без елга бер тапкыр гына түгел, ә берничә мәртәбә очрашабыз, - дип сөйләде безгә Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Түбән Кама, Сарман һәм Зәй районнарындагы идарә җитәкчесе Рафис Зәйнуллин.

Бактың исә, яшьләр арасында экологик проблемалар белән кызыксынучылар шактый икән. “Укучыларның безгә сораулары шулкадәр күп җыела ки, җавап биреп кенә җитеш”, - дип ассызыклый җитәкче.

Чыганак: 

http://intertat.ru/tt

 
  • Уртаклашырга
  • Фикер калдыру өчен теркәлеп керегез.
  • Караулар саны: 912
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Татнетны үстерү фондына ярдәм итү

Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызы
Айның иң яхшы ресурсы (Март, 2016) ресурслар
Халык педагогикасы аша бала шәхесен тәрбияләү
Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- онлайн-кибет, хостинг;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- балалар өчен чит телләр үзәге;
- пластик хирургия;
- агачтан йорт, мунча яисә коттедж;
- тур һәм экскурсияләр.

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 1 нче диск
11 760 0 Аудио
Габдрахман Әпсәләмов. Тарихи композиция
Габдрахман Әпсәләмов. Тарихи композиция
Габдрахман Әпсәләмов. Тарихи композиция
36 135 0 видео

Блоглар

Лилия Гәрәева сурәте
4 нче сыйныф "Кышкы уен"
Лилия 12.01.2021
Лилия Гәрәева сурәте
Шәүкәт Галиев "Онытылган" шигыре
Лилия 12.11.2020
Лилия Гәрәева сурәте
Татар телен өйрәтү шөгыльләрендә куллану өчен презентацион...
Лилия 24.08.2020

Фикерләр

Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 15.01.2021 - 09:03
Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 14.01.2021 - 13:56
5f сурәте
Матурлык
5f 13.09.2020 - 12:18
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

dinara_harisova@mail.ru сурәте
dinara_harisova...
Albina1 сурәте
Albina1
guliya giniatullina сурәте
guliya giniatullina

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2021. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли | Адаптив дизайн-вёрстка: Рузәл Зарипов
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү аермачык!
  Яндекс.Метрика   Сайт сыйфаты индексы
өскә ↑