Татар мәгарифе порталы
Сез монда
1-4 май көннәрендә Ярославль өлкәсендә мәктәп балалары арасында үткәрелгән “Нәрсә? Кайда? Ничек?” россиякүләм турнирында Казан җыелма командасы абсолют җиңү яулады. Безнекеләр Пермь, Липецк, даими лидерлар булган Мәскәү һәм Санкт-Петербург интеллектуаль үзәкләренең көчле командаларын артта калдырган. 2001 елдан үткәрелеп килгән әлеге чемпионатта бу яшь казанлыларның тәүге уңышы. Иң гыйлемлеләр исеме өчен Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 64 команда көч сынашкан. Казанның турнирда катнашкан икенче командасы да мактаулы 4 нче урынга лаек булган. Бу хакта Казан шәһәре башкарма комитетында үткән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.
Җиңүче яшь акыл ияләренә тулырак тукталганда, алар КФУ карамагындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей һәм 19нчы гимназия укучылары: Денис Галиәкбәров, Дмитрий Хохлачев, Леонид Юскевич, Владислав Анисимов, Лев Кузнецов, Аделина Шәйдуллина һәм Глеб Чепик. Әлеге укучылар белән треннер буларак 85нче мәктәпнең тарих укытучысы Айрат Мөхәрләмов шөгыльләнгән.
Хәзер бу команда 16-19 майда Беларусь Республикасының, Гомель шәһәрендә үтәргә тиешле “Кайда? Нәрсә? Ничек?” Европа чемпионатында көч сынашырга әзерләнә.
Балалар һәм яшүсмерләр арасында интеллектуаль уеннарның үсешенә ярдәм итү йөзеннән, Казан шәһәре башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты 2006 елдан башлап мәктәп укучылары һәм махсус белем бирү уку йортларында укучы студентлар арасында ай саен даими бәйгеләр оештырып килә. Ә югары уку йортлары студентлары арасында елда “Казан мэры кубогы” турниры үткәрелә.
“Мин бу команданың исеме бик үзенчәлекле дип ишеттем, “Кемдер болан” дип атала бугай. Исем креатив. Әмма корабльне ничек атасаң, ул шулай йөзеп тә китәчәк диләр. Алар “болан” булып чыкмаган һәм җиңгән. Мондый җиңүләр нигезсез булмый. Моның өчен мәктәпләрдә өстәмә белем бирү буенча зур игътибар бирелә, шәһәр бюджетының 63 проценты белем бирүгә тотыла. “Мэр кубогы”, “Большие танцы”, “Голос” проектларындагы уңышлар барысы да башкалабызда һәм республикабызда яшьләргә югары игътибар булуы хакында сөйли. “Созвездие-Йолдызлык”, “Студентлар язы” һәм башка проектларны, укытучыларның һәм балаларның сәяхәтләрен без системалы рәвештә финанслыйбыз, шуңа күрә мондый җиңүләр безне чиксез сөендерә, - диде башкала мэры Илсур Метшин, горурлык хисләрен яшермичә, - Без Казанның спорт сөючән, чиста, төзек, куркынычсыз гына түгел, интеллектуаль да булуын телибез. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бу балалар Европа чемпионатында да Татарстан башкаласын лаеклы итеп күрсәтсен өчен, һичшиксез, бөтенесен дә эшләячәкбез. Гомумән, уңышлар булган очракта, ә алар бездә булырга тиеш, киләчәктә Европа дәрәҗәсендәге этапларның берсен Казанда үткәрү җае турында да сөйләшергә кирәк”.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru